Физика буенча укучылар олимпиадасына йомгак ясалды
Физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм Дж. Максвелл исемендәге республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2-17нче елның 20нче гыйнварында узды.Физикадан укучылар олимп...
Физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм Дж. Максвелл исемендәге республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2-17нче елның 20нче гыйнварында узды.
Физикадан укучылар олимпиадасы укучыларда иҗади сәләт һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксынуны үстерү, укучыларны физиканы өйрәнүгә стимуллаштыру максатыннан үткәрелә.
Ярышларда җыярга мөмкин булган иң зур балл - 80 (9-11 сыйныфлар). Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашкан 116 укучының өчесе җиңүче һәм 32се призер булды.
Республика олимпиадасында 7-8нче сыйныфтан 52 укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 2 җиңүче һәм 22 призер билгеләнде.
Комментарийлар