Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә бәйрәменә багышлап

Әле моңарчы бездә 15 май – Халыкара гаилә көне генә бар иде. Инде менә бу нисбәттән Россиянең үз бәйрәме дә булдырылды: 8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип йөртелә ул. Россия Пр...

Әле моңарчы бездә 15 май – Халыкара гаилә көне генә бар иде. Инде менә бу нисбәттән Россиянең үз бәйрәме дә булдырылды: 8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип йөртелә ул. Россия Президенты фәрманы белән ул быелдан рәсми бәйрәм буларак теркәлде. Әле депутатлар бу бәйрәмне тагын да мәртәбәлерәк итәргә ниятләп тора: Россия Дәүләт Думасы каравына 8 июльдәге бу бәйрәм көнен ял көне итеп игълан итү тәкъдиме белән дә чыкты алар. Кем белә: Ходайның амин дигән сәгатенә туры килсә, киләсе елдан, бәлки, 8 июль көнне эшлисе урынга ял итә үк башларбыз.
Ял, бәйрәм дигәндә бәйрәм итә беләбез инде анысы. Быел да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан күпчелек авыл, район үзәкләрендә, рәсми бәйрәм дип игълан ителүен генә көткәннәрдер диярсең, төрледән-төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Әйтик, Арча каласында шәһәр стадионында район социаль яклау идарәсе, китапханә, яшьләр бүлеге тарафыннан гаиләләр белән матур чара үткәрелде. Гаиләләр Арчаның 6 нчы урта мәктәбеннән килде. Әти-әниләр балалары белән төрле кызыклы ярышларда катнашты. Алар арасында «Форпост» командасы да бар иде. Ахырдан гаиләләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды
Арчаларның ут куршесе булган Әтнә төбәгендә исә Гаилә көне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында билгеләп үтелде. Бу кичәдә 60 ел бергә тигез гомер иткән Фәһимә белән Әхәт Әхмәтшиннар «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале белән бүләкләнде. Ә 50 ел гомер иткән парларга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Мәркәзебез Казан да бу бәйрәмне билгеләп үтүдән читтә калмады, әлбәттә. Кемдер әйтмешли, берьюлы ике куянны аткандай булдылар. Гаилә бәйрәмен Корбан бәйрәменә багышлап оештырдылар. М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында зурлап «Корбан Фест» гаилә фестивале үткәрелде. Ул быел Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан бишенче тапкыр уздырылды. Мәркәзебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Чебурашка» паркында да күңелле чара оештырылды. Ул җыр-бию белән үрелеп барды. Әле ул гына да түгел, илле ел бергә гомер кичергән Галиевлар гаиләсен – юбиляр парны һәм яңа гына өйләнешкән парны бүләкләделәр.  
Бүләкләү дигәннән Татарстаныбыздагы күркәм гаиләләр Идел буе федераль округы күләмендә дә урынлы мактала. Әйтик, шундыйларның берсе – унөч бала (аларның сигезе – асрамага алган балалар) тәрбияләп үстергән Венера Рәвис кызы белән Алмас Шәйдулла улы Сабитовлар. Алар «Идел буе төбәгенең 2022 елдагы иң уңышлы гаиләсе» дигән округфестивалендә III урынны алды. Финалда Идел буе федераль округына кергән 14 төбәкнең һәркайсыннан берәр гаилә катнашты.
Сабитовларның мондый гаилә бәйгеләрендә беренче тапкыр гына катнашулары һәм җиңеп чыгуы түгел инде. Моннан алдагы елларда аларның «Нечкәбил», «Гаилә традицияләре», «Иң яхшы гаилә остаханәсе» дигән бәйгеләрда җиңү яулаганнары бар иде инде.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ