Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә – дәүләтнең нигезе

ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итүе буенча, Рөстәм Миңнеханов республиканың вазифаи затларына Гаилә елында күп балалы һәм махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә аерым игътибар күрсәтергә өндәде.

Рәстәм Миңнеханов сүзләре буенча, гаилә – дәүләтнең нигезе. Гаиләләрне кайгырту - республиканың вазифаи затларының төп бурычы, дип белдерде.

Рәис шәһәр һәм район башлыкларына, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә хезмәт коллективларында күп балалы гаиләләр һәм хезмәт династияләре белән очрашулар оештырырга киңәш итте. Моннан тыш, республика җитәкчесе сүзләренчә, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә дә гаиләләр өчен тематик чаралар үткәрергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук күп балалы гаиләләр һәм аналарга ярдәм итү мәсьәләләренә игътибар бирергә чакырды. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ