"Гаилә һәм мәктәп" журналының гыйнвар санына күзәтү (Видео)
"Гаилә һәм мәктәп" журналының гыйнвар ае саны дөнья күрде. Яңа елда һәркайсыбыз ниндидер могҗизалар, күңелле үзгәрешләр көтә. Шуңа күрә яңа басманы кулган алган укучылар биредәге берникадәр матур үзгә...
"Гаилә һәм мәктәп" журналының гыйнвар ае саны дөнья күрде. Яңа елда һәркайсыбыз ниндидер могҗизалар, күңелле үзгәрешләр көтә. Шуңа күрә яңа басманы кулган алган укучылар биредәге берникадәр матур үзгәрешләрне дә сизгәндер. Журналны чыгарганда сезнең кәефләрне күтәрәсе, эзләгән сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәсе һәм тормышыгызга яңа төсмерләр өстәргә теләү нияте белән эшләдек.
Белгәнегезчә, 2023 ел Татарстан Президенты тарафыннан Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Яңа елның яңа саны да Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова баш мөхәррир Сөмбел Таишеваның җитди дә һәм шул ук вакытта бик кызыклы әңгәмәсеннән башланып китә. Бу мәкаләдә җәмгыятьтәге рухи проблемалар, музыка сәнгате, милли кино, опера һәм балет театры мәсьәләләре, министрның шәхси уйланулары һәм җәмәгатьчелекне борчыган башка темаларга урын бирелә.
Тәрбиянең уңышка илтүче юлларын танылган җырчы, бүгенге көндә "Санктъ-Петербург" опера театры солисты Ярамир Низаметдинов турындагы язмадан укып белерсез. Журналның тышлыгында да талантлы артистыбыз уйнаган "Сөембикә" операсыннан күренеш урын алды.
Быел журналыбызда укучылар өчен кирәкле һәм кызыклы яңа рубрикалар да башлап җибәрдек. Мәсәлән, Үз илемдә үз көем, Мәдәни манзара битләрендә әти-әниләр, укытучылар һәм тәрбиячеләр ял көннәрендә гаилә яки сыйныф белән вакытны матур итеп үткәрү, яшь буынның рухи кыйммәтен үстерү һәм аларны милли мәдәнияткә мирасыбызга игътибарын җәлеп итү өчен үзләренә файдалы мәгълүматлар таба алачак.
Соңгы елларда милли кием чын-чынлап модага керде. Сабан туе, Нәүрүз кебек милли бәйрәмнәребездә генә түгел, һәртөрле күләмле чараларга ир-егетләрнең түбәтәй, каракүл бүрек, хатын-кызларыбызның калфак, камзул, изү, билбау, алка, чулпы кебек милли кием һәм бизәнү әйберләреннән килүен хәзер гадәти күренеш и теп кабул итәбез. Журналыбызда башланып киткән "Киемнәрдә халык тарихы" рубрикасы да республикабызда яшәүче күптөрле милләтләрнең киемнәре аша, тарихын чагылдыру һәм бүгенге көндә модада этник стильне ачып бирү максатын күздә тота. Шөкер, соңгы елларда милли киемгә ил җитәкчелегенең игътибары артуы сизелә. Бу моданы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе кертеп җибәрде дисәк тә дөрес буладыр. Бу санда без бүген татар ир-егетләре арасында аеруча популяр утыртма якалы костюмнар һәм аларның килеп чыгышы турында дизайнерлар, тарихчылар һәм тегүчеләрдән шактый гына кызыклы материаллар тупладык.
Журналда шулай ук укучыларыбыз яратып өлгергән "Остаханә", "Психолог киңәше", "Сәламәтлек - зур байлык" рубрикалары да дәвам итәчәк. Алар янына бүгенге көндә бик популяр дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр дә урын алган. Бу санда нутрициолог Чулпан Мөслихова бәйрәмнәрдән соң организмны яңадан үз халәтенә кайтару өчен бары тик үзе генә куллана торган үзенчәлекле ысулларны тәкъдим итә. Ә "Киттекме, киттек" рубрикасында сәламәтлек өчен гаять тә файдалы "Бушкрафт" системасы һәм аны үз иткән Светлана һәм Сергей Ласковлар гаиләсе турында бәян ителә.
Без ай саен республикабыз авыл һәм шәһәрләренә барып, андагы мәгариф эшчәнлеге, кызыклы проектлар турында мәгълүмат алып, кызыклы гаиләләр, үз эшләренең осталары белән танышып-күрешеп кайтабыз. Алар турында журналыбыз битләрендә дә чагылдырабыз. Бу санда Әлмәт шәһәрендәге сәнгать мәктәбе, төрки халыкларның музыка уен коралары күргәзмәсе һәм Әлмәт Татар дәүләт драма театры артистлары Илсур һәм Резеда Хәертдиновлар гаиләсе турында кызыклы материаллар да урын алды.
«Гаилә һәм мәктәп» журналының сөенечле яңалыгы да бар – быел «Мин җырларга яратам!» социаль-әһәмиятле проектыбыз Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм анда яшәүче халыкларның телләрен үстерү һәм саклау комиссиясе белән берлектә тормышка ашырыла башлый.
Балачактан ук җыр-моңнарыбыздан тәрбия алып үсәбез. Шулай ук балалар бакчаларындагы музыкаль җитәкчеләр, җыр дәресе укытучылары, сәнгать мәктәпләрендәге белгечләребез өчен дә бик кирәкле ул яңа җырлар. Шушы нияттән шагыйрь һәм композиторларга балалар өчен җырлар язу үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Алар ай саен журнал битләрендә басылып барачак. Яңа елның беренче санында игътибарыгызга композитор, пианист, Миләүшә Хәйруллинаның шагыйрь Ленар Шәех сүзләренә язган өр-яңа җырын тәкъдим итәбез. «Шугалак» дип аталган бу яңа, кышкы, шаян җырны балаларыгызга тыңлатып, бергәләп өйрәнергә мөмкин. Җырны QR-код аша кереп, тыңлый да аласыз.
Бу сан сезне тормыш мәшәкатьләреннән бераз арындырыр, рухи мирасыбыз һәм гаилә кыйммәтләре турында уйландырыр һәм күп сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәр дип ышанып калабыз. Хәерле сәгатьтә!

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар