Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» абунәчеләре арасында бүләкләр уйнатуны дәвам итә

Бу юлы укучыларыбызга «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова тәкъдим иткән «Тәрбия баскычлары» дип аталган видео-дисклар әзерләдек. Аларга ия булу өчен 17 декабрьгә кадәр безнең журналга к...

Бу юлы укучыларыбызга «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова тәкъдим иткән «Тәрбия баскычлары» дип аталган видео-дисклар әзерләдек.


 

Аларга ия булу өчен 17 декабрьгә кадәр безнең журналга киләсе яртыеллыкка язылып, квитанция күчермәсен yazylu.gm@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Җиңүчеләр 19 декабрь көнне сәгать 10да, гадәттәгечә, лототрон ярдәмендә ачыкланачак. Бәхетлеләр исемлеген magarif-uku.ru сайтыннан яки «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар саныннан эзләгез.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Ни чыкса, Арчалардан чыга!

Бөек Тукайны дөньяга биргән данлыклы Арчада яшә дә шигырь язмый кара! Арча районы мәктәпләрендә эшләүче укытучы һәм тәрбиячеләрнең иҗат җимешләре тупланган «Илһам чишмәсе» исемле яңа китап чыгу бу фик...

Ни чыкса, Арчалардан чыга!

Бөек Тукайны дөньяга биргән данлыклы Арчада яшә дә шигырь язмый кара! Арча районы мәктәпләрендә эшләүче укытучы һәм тәрбиячеләрнең иҗат җимешләре тупланган «Илһам чишмәсе» исемле яңа китап чыгу бу фикерне тагын бер кат раслады.


 

Җыентыкның редакторы – Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы Фәрхәт Зыятов. Укытучыларның шигырьләрен туплап китап бастыру идеясен Арча мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов тәкъдим итте. Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев бу изге эшкә теләктәшлек йөзеннән тиешле ярдәмне күрсәтте.



Китапка барлыгы 34 укытучының шигыре керде. «Дөрес, авторлар профессиональ шагыйрьләр дә, танылган әдипләр дә түгел. Ә шулай да аларның шигырьләрендә, тургай җыры сыман, туган якның, үзең яшәгән төбәкнең дәртле, шул ук вакытта сагышлы да моңы, аһәңе ишетелгәндәй тоела. Саф, якты хисләр ак кәгазь битләренә шигырь булып тезелгән», – ди Фәрхәт Зыятов. Әлеге җыентыкта үземнең дә шигырьләрем урын алуы белән мин бик бәхетле!


Гөлнара МӨБАРӘКШИНА,
Арчадагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле Һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ