«Гаилә һәм мәктәп» журналы үз укучылары арасында бәйге игълан итә!
Җәй – нигъмәтләргә бай фасыл. Бер-бер артлы җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә! Ел буена җитәрлек витаминнарны нәкъ менә хәзер туплап калырга кирәк.Дуслар, әйдәгез, җир җиләге, кура җиләге, караҗиләк, к...
Җәй – нигъмәтләргә бай фасыл. Бер-бер артлы җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә! Ел буена җитәрлек витаминнарны нәкъ менә хәзер туплап калырга кирәк.
Дуслар, әйдәгез, җир җиләге, кура җиләге, караҗиләк, карабөрлегән, бөрлегән һ.б. җәй бүләкләреннән әзерләгән ризык рецептларын башкалар белән дә уртаклашыйк!
Фото рецептлар gaila-mektep@mail.ru электрон почтасына яки журналның Вконтактедагы рәсми битендә 15 августка кадәр кабул ителә. Иң тәмлеләре журналның яңа санында басылып чыгачак.
Материалларны сайлаган чакта «Гаилә һәм мәктәп» журналына 2017 елның икенче яртыеллыгына язылучылар өстенлеккә ия булачак!
Комментарийлар