Логотип Магариф уку
Цитата:

Һөнәргә тартылуны мәктәптән үк

Азнакайга кайткан саен, бер яңалыкка тап буласың. Хәтерләсәгез, моннан элек тәрбиягә авыр бирелә торган балалар белән эшләүче җәмәгать тәрбиячеләре турында язган идек. Тәрбиячеләрнең дипломлы педагогл...

Азнакайга кайткан саен, бер яңалыкка тап буласың. Хәтерләсәгез, моннан элек тәрбиягә авыр бирелә торган балалар белән эшләүче җәмәгать тәрбиячеләре турында язган идек. Тәрбиячеләрнең дипломлы педагоглар түгел, ә район башлыгыннан алып, оешма-предприятие җитәкчеләре булуы кемгәдер гайре табигый кебегрәк тә тоелгандыр. Бу юлы исә район мәктәпләрен педагогик кадрлар, ә авыл хуҗалыгы тармагын белгечләр белән тәэмин итү максатыннан аерым класслар ачылуын күрдек . Район башлыгы грантларына ия булу да Азнакайда гына булса кирәк. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева белән әңгәмәне шуннан башладык та.
 – Зөлфия Солтангировна, мәктәпләрне педагогик кадрлар белән тәэмин итү проблемасы һәр җирдә бар. Юкка гына хәтта Арча педагогия көллияте базасында да 7–9 нчы сыйныф укучылары өчен гимназия сыйныфлары ачып җибәрмәделәр. Бу уңайдан Азнакай тәҗрибәсенә тулырак тукталыйк әле.
– Миңа калса, югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрнең район җирлекләренә кайтасылары килмәү бер безгә кагылган проблема түгел. Мәктәпләрне яшь педагогик кадрлар белән тәэмин итү максатыннан, бездә профориентация эше шактый колачлы алып барыла. Чөнки һөнәр сайлау ул киләчәк язмышыңны сайлау белән бер. Кем булырга, нинди һөнәр сайларга дигәндә, һәркемнең индивидуаль-психологик мөмкинчелекләре исәпкә алынырга тиеш. Быел Азнакайның 5, 6, 7 нче мәктәпләрендә һәм гимназиядә дүрт педагогик класс ачтык. Шул ук вакытта «Агросила» холдингы, Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белән берлектә Тымытык, Урманай, Чалпы һәм Азнакайның 1 нче урта мәктәпләре базасында 7, 8 нче сыйныф укучыларыннан торган дүрт аграр класс тупладык. Бу классларда якын-тирә авыллардан да килеп 105 бала белем ала. Мондый мөмкинлек булуына әти-әниләр дә бик канәгать. Әлеге проект киләсе елга да дәвам итәчәк, һәм без бу балалар киләчәктә нәкъ менә мәктәптә үк сайлаган юнәлеш буенча укуларын дәвам итеп, туган якларга кайтып төпләнер, шул рәвешле кадрлар мәсьәләсе әкренләп хәл ителер дип өметләнәбез. Быелдан башлап, Азнакай районы мәгариф оешмаларына эшкә килгән яшь белгечләргә муниципаль бюджеттан бер тапкыр 50 мең сум акча түләнә башлаячак. Традиция буенча яшь белгечләрне хөрмәтләү Азнакай районы башлыгы катнашында Укытучы көненә багышланган тантаналы чара кысаларында уза. Заманча карашлы яшь педагогларыбыз төрле яклап актив, алар, мәгариф идарәсе хоры, «Чибәр кызлар» бию коллективы, «Сандугач» һәм «Назлыгөл» вокаль ансамбльләре, «Ядкарь», «Асылъяр» инструменталь ансамбльләрендә чыгышлар ясап, Гран-прига кадәр алалар.
– Күз уңында тоткан тагын нинди юнәлешләрне аерып күрсәтер идегез?
– Бер үк вакытта «Татнефть» АҖ ярдәме белән булдырылган биолабораторияләр, мәктәп теплицалары, ботаника бакчасы базаларында экологик белем бирүне үстерергә телибез. Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәпләр челтәрендәге эшне камилләштерү һәрвакыт күз уңында. Сәләтле балалар өчен ел әйләнәсе эшли торган лагерь оештыру – шулай ук өлгергән мәсьәлә. Узган ел белем бирү учреждениеләребез 80 млн сумлык грант отты, алга таба бу юнәлештә планлаштырган эшләребез шактый. Барысы да районда мәгариф системасындагы нәтиҗәлелек, белем дәрәҗәсен үстерү хакына эшләнә.
– Уку елы тәмам. Быелгы уку елы укытучылар, укучылар өчен нәрсә белән истә калды дип уйлыйсыз?
– Уку елының кемгә нәрсә белән истә калуын бездә «Чулпан» премиясе тапшыру тантанасында ачыклана. Елның-елында аны укучылар да, аларның әти-әниләре, укытучы-остазлары да зур вакыйга буларак көтеп ала. Анда барысы да исәпкә алына, уку алдынгыларының, яшь спортчыларның, журналистларның, җырчы-музыкантларның, экологларның иң-иңнәре иганәчеләр әзерләгән зур бүләкләргә ия була ул көнне. Район һәм шәһәр мәдәният йортында зурлап уздырыла торган «Чулпан» премиясен тапшыру тантанасының 27 еллык тарихы бар. Ел саен конкурста 500 гә якын укучы катнаша, шуларның 90 нан артыгы лауреат һәм дипломант булып таныла. Әлбәттә, бу үзен аклый. Премиягә лаек булу ул – иң беренче чиратта үз өстеңдә эшләү дигән сүз. Камиллекнең чиге юк – шуңа омтылган, киләчәккә зур максатлар куеп, үз өстендә эшләргә өйрәнгән бала беркайчан да югалмый. «Чулпан» күптән, дәүләт һәм иҗтимагый тәрбия институтларын җәлеп итеп, сәләтле балаларга ярдәм итүче, аларның мөмкинлекләрен үстерүгә нигез салучы программага әверелде. Конкурс елдан-ел яңа төсмерләр белән байый барса да, кыйбласы шул ук кала. Агымдагы уку елында без сәләтле балалар белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирдек. Хәзерге заман шартларында аларны югалтмыйча үстерү аеруча мөһим. Премия ел саен уку елы ахырында район, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда, ярышларда зур уңышларга ирешкән, волонтёрлык хәрәкәтендә яки башка өлкәләрдә актив катнашучы укучыларга бирелә. Барлыгы – 27 номинация. Моннан дүрт ел элек районның Иҗтимагый советы «Иң яхшы балалар иҗтимагый инициативасы» номинациясен гамәлгә кертте. Дистә еллар Пионерлар йортын җитәкләгән Зөлфия Шакирова исемендәге «Остаз» премиясенә укучылары зур мәртәбәләргә ирешкән педагоглар тәкъдим ителә.
– Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин грантларына аерым тукталсагыз икән?
– Ул шулай ук һәр елны мәктәп укучыларының предмет олимпиадаларында җиңүчеләргә, аларны әзерләгән укытучыларга тапшырыла. Әйтик, быел грант алучылар арасында 30–45 мең сумга ия булган укучылар да бар иде. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау, төбәк һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этапларында 145 укучы Азнакай данын яклады. Шуларның 62 се районыбызга 75 урын алып кайтты. Дүрт укучыбыз Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүгә иреште. Олимпиада хәрәкәтен үстерү эзлекле рәвештә дәвам итә.
 – «Укытучылар һәм остазлар» елында галиҗәнап укытучыларыбызны ниләр белән сөендерәсез?
– Миңа калса, район хакимияте, мәгариф идарәсе, соңгы вакытта укытучының абруен күтәрү максатыннан, бик саллы эш башкарды. Мәгариф идарәсе каршында педагогларга багышланган тулы бер мемориаль комплекс барлыкка килде. Бу эшнең башында Азнакай муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, 20 елдан артык Азнакай мәгариф идарәсен җитәкләгән, район мәгариф системасында эшләүчеләрнең һәркайсын исемләп белгән Дамир Рашат улы Гыйләҗев торды. Әлбәттә, тота-каба алына торган эш түгел: ике ел дәвамында «Укытучы! Синең исемең белән...» проекты кысаларында җитди эш башкарылды, материал тупланды. «Мәгариф» музеенда сакланучы документларны кабаттан күтәрдек, архив документларына да мөрәҗәгать иттек. Мемориаль комплексның бер канатында Россия Федерациясенең – 8, Татарстан Республикасының 23 атказанган укытучысының исемнәре һәм шулай ук 1918 елдан, ягъни районыбызда мәгариф оешмасы барлыкка килгәннән бирле, аны җитәкләгән шәхесләребезнең исемнәре мәрмәргә уелды. Бөек Ватан сугышында катнашкан 400 дән артык педагогның исемнәрен туплап мәңгеләштерүне, фидакярлек дими, башкача ничек атыйсың. Исем-фамилияләр кабат-кабат тикшерелде. Безне иң сөендергәне бүгенге көндә мемориаль комплекстан кеше өзелеп тормый. Һәркем үзе күрергә теләгән исемне эзләп килә.
Быелгы «Укытучылар һәм остазлар» елында педагогларның сәламәтлекләрен ныгыту, эмоциональ киеренкелекне кисәтү максатыннан, Идел буйлап Россия һәм Татарстан шәһәрләренә теплоходта экскурсияләр оештырабыз. Җәй көне укытучылар һәм тәрбиячеләр Сочи шәһәрендә, Абхазиядә профсоюз оешмасы хисабына ташламалы ял белән тәэмин ителәчәкләр. «Профсоюз белән сәяхәт» проекты кысаларында автобус турлары да оештырыла. Педагогларның психик сәламәтлеген саклап калуга Азнакай шәһәренең 7 нче урта мәктәбе базасында төзелгән «Гармония» район психологик-педагогик хезмәте ярдәм итә. «Икебезгә бер һөнәр» проекты исә педагогик гаиләләргә һәм династияләргә төрле чаралар оештыруны күздә тота. Ветераннарыбызны да тарихи урыннар буйлап экскурсияләргә йөртәбез.
– Азнакай районы җитәкчеләренең аз комплектлы мәктәпләрне дә саклап калу ягында булуын беләбез. Яңа уку елында ул чагылыш табачакмы?
– Авылларда эш булмау һәм шунлыктан яшьләр аз калуга бәйле рәвештә мәктәпләр санының кыскару-кыскармавы, кызганычка, безнең теләк һәм омтылыштан гына тормый. Шулай да без әлегә кадәр бакча һәм мәктәпләрне саклап калу сәясәтеннән чыкмаска тырышабыз. Без быел мәктәпләрне ничек бар, шулай калдырдык.
– Районда «Перезагрузка» проекты әлегәчә гамәлдәме? Ул яхшы нәтиҗә күрсәтүче мәктәпнең үзеннән кайтышларга ярдәм итүен күздә тота иде. Чор басымына бирешеп, Азнакайда һәркем юрганны үз ягына тарта башламадымы әле?
– Беләсезме, без бер команда булып эшлибез, шуңа күрә юрган тарткалашу юк. «Перезагрузка» проекты педагогларны һөнәри үстерүгә, укытучының танып белү һәм тикшеренү эшчәнлеген арттыруга ярдәм итүче мәктәпара хезмәттәшлекне булдыруга, аның үз белемнәрен мөстәкыйль рәвештә тулыландыру, тиз арада мәгълүмат агымында ориентлашуга юнәлтелгән. Файдалы проблемалы-эзләнү тәҗрибәсе алу ул – муниципаль һәм мәктәпләрдә методик хезмәт иҗаты нәтиҗәсе. Методика системасында проектлы алымның гамәли кыйммәте – иреклек, мәгълүматлылык, коммуникативлык, репрезентативлык, иҗат кебек төп сыйфатларга бәйле. Әлеге проект уңай шартлары тиешле дәрәҗәдә булмаган мәктәпләрнең белем бирү сыйфатын күтәрүгә генә түгел, педагогларның һөнәри компетентлыгын үстерүгә дә юнәлдерелгән бурычларны хәл итә. Күрсәткечләре түбән булган мәктәпләргә элеккечә үк Азнакайның 5 нче урта мәктәбендәге кебек көчле укытучылар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Олимпиада хәрәкәтендә дә шушы ук схема буенча эш итәбез. БДИга әзерләнгәндә, мәктәпләрдә ресурс үзәкләре оештырабыз. Математика буенча ул 8 нче мәктәптә булса, физикага укучыларны без мәктәп автобусларында Тымытыкка йөртәбез. «Перезагрузка» проекты нигезендә мәктәпләр арасындагы партнёрлык хәрәкәтенең уңай нәтиҗәсе, ахыр чиктә, БДИ балларында чагылыш таба. Бу – берсүзсез уңышка илтә торган хезмәттәшлек.

Расиха ФАИЗОВА


Фотолар район мәгариф идарәсе архивыннан


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ