Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел бәйрәме тарихы нәрсәсе белән кызыклы?

Яңа ел – иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе…

Яңа ел – иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Шуңа күрә аның тарихы да кызыклы. Шул кызыклы фактларның кайберләрен хәтеребездә кабат яңартып алыйк әле.

 

Яңа ел чыршысы беренче тапкыр 1600 елда Франциянең Эльзас провинциясендә куелган, ул кәгазь розалар белән бизәлгән булган. 1737 елдан Германия князьлекләрендә төрле ялтыравыклы тасмалар куллана башлаганнар. 1815 елдан башлап чыршыны шәмнәр белән бизәүгә күчкәннәр. 1877 елда Германиядә Йоханнес Эккард чыршы астына куя торган музыкаль җайланма ясаган – аны ачкыч белән борып кабызгач, чыршы вальс музыкасына әйләнгән.

 

Россиядә исә беренче Яңа ел чыршысы Мәскәү каласының сәүдә мәйданына куела. 1699 елда Петр I фәрманы белән урамнарга, атаклы кешеләрнең капкалары каршына нарат яки чыршы бизәп куярга, ярлырак кешеләрнең өйләре капкаларына ылыс ботаклары булса да эләргә кушылган.

 

Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ