Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа елга кагылышлы кызыклы фактлар

Беренче Яңа ел открыткасы 1843 елда Лондонда басылган…

 

Беренче Яңа ел открыткасы 1843 елда Лондонда басылган. Ә иң беренче электр гирляндасы Америкада Ак йорт янындагы чыршыга 1895 елда эленгән.

 

Пыяладан иң беренче чыршы уенчыгы Тюрингиядә (Саксония) XVII  гасырда ясалган, сәнәгатьтә исә XIX гасыр урталарында башланган.

 

Дөньяда иң кыйбатлы чыршы уенчыгы Лондондагы Embee Jewels зәркән компаниясендә ясалган. 1578 бриллиант белән бизәлгән 18 карат авырлыгындагы ак алтын шарны 188 кызыл якут тезелгән ике боҗра уратып алган. Җитмәсә, бу гаҗәеп шар тагын 31 каратлы бриллиантлар белән дә бизәлгән. Зәркәнчеләр ассоциациясе әлеге зиннәтле Яңа ел уенчыгын 130 мең долларга, ягъни, безнеңчә, 9 миллион сумга бәяләгән.

 

Ә инде дөньядагы иң зиннәтле Яңа ел чыршысы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы – Әбу-Дабидагы Emirates Palace Hotel кунакханәсе холлына куелган. 13 метрлы чыршы үзе Европадан китерелгән һәм 10 мең доллар гына тора, ә менә андагы уенчыклар – чын зәркән эшләнмәләре 11 миллион долларга бәяләнә.

 

Кытайның Харбин каласында 35 нче ел рәттән үткәрелә торган кар сыннары күргәзмәсендә биеклеге 34 метрлы Кар бабай ясаганнар. Анда тагын гигант замок, кар бөртеге, аждаһа, берничә манара да бар. Барлык сыннарны ясарга 120 мең кубометр кар киткән.

 

Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ