Логотип Магариф уку
Цитата:

Ярославльдә татар гаиләләре фестивальдә катнашты

Һәр команда медаль һәм диплом, шулай ук 4000 сумнан алып 10000 сумга кадәр булган төрле суммадагы сертификатлар рәвешендә призлар алды, диелә хәбәрдә.

2024 елның 21 гыйнвар көнендә Ярославль шәһәрендә балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан оештырылган I гаилә спектакльләре фестивале булып узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль татар телендә «Ярославль якшәмбе мәктәбендә татар телен гаилә белән өйрәнү еллык программасы» проекты кысаларында үткәрелде. Ул Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты хисабына гамәлгә ашырылды. Фестивальнең оештыручысы – «Ярославль өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы.

Фестивальдә Ярославль шәһәрендә татар телен өйрәнүче балалар һәм аларның гаиләләре катнашты. Абдулла Алиш әсәрләренә нигезләнгән спектакльләр күрсәтелде. Аның максаты – сәләтле татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләү. Проект җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты Ландыш Габидуллина.

Нәтиҗәдә 1 урынга Саухина Лилия гаиләсе («Куян кызы»); 2 урынга Тимербаев Тимур һәм Милана гаиләсе («Тукмар белән Чукмар»); 3 урынга Сифукова МәдинәҖәмиләАзамат «Койрыклар» әкияте белән лаек булды.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ