Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь гаиләләр торакка мохтаҗ!

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышында 2024 елга өстенлекле максатлар өчен халык тавыш бирүенә йомгак ясалды...

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышында 2024 елга өстенлекле максатлар өчен халык тавыш бирүенә йомгак ясалды.


Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында ачык тавыш бирү барган иде. Монда теләге булган һәркем Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы беренче чиратта хәл итәргә тиеш булган теге яки бу максат һәм мәсьәлә өчен тавыш бирде.


Ведомствоның өстенлекле бурычлары буенча ачык тавыш бирүдә җәмгысы 6 483 кеше катнашкан. Респондентлар арасында иң популяр максатлардан совет әгъзалары 7 юнәлеш сайлаган. Әйтик, «Яшьләрнең хезмәт тәрбиясенә булышлык итү», «Эшләүче яшьләрнең талантларын ачу», «Балаларның җәйге ялы һәм сәламәтләндерү инфраструктурасын үстерү», «Яшь гаиләләргә ярдәм итү», «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», «Балигъ булмаганнарның мәшгульлегенә булышлык итү» һәм «Яшьләрнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгыту» сайланды.


2024 елга өстенлекле максатлар рәтендә яшь гаиләләргә төрле яклап ярдәм күрсәтү һәрвакыт популяр булып кала. 

Мөршидә КЫЯМОВА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ