Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь җырчы Рөстәм Егоров татар сәнгатен үстерергә тели

26 гыйнвар көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда яшь җырчы Рөстәм Егоров концерты узды.

«Татар-информ» агентлыгы белдергәнчә, Рөстәм Егоров киләчәктә Казанда калырга ниятли. Бүгенге көндә ул Казан дәүләт мәдәният институтының икенче курсында укый.

«Киләчәктә зур сәхнәгә менеп, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов кебек үз урынымны алып, халык җырларын тамашачыларга җиткерергә телим», – дип белдерде Рөстәм Егоров.

Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова Рөстәм Егоровны талантлы, моңлы җырчы дип атады. 

Концертта баянда халыкара фестивальләр лауреаты Айбулат Харисов, фортепианода Салих Сәйдәшев музее өлкән фәнни хезмәткәре Раушания Җиһангирова уйнады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ