Логотип Магариф уку
Цитата:

Икесенә бер һөнәр

Мәгариф системасында, мәктәптә, махсус һәм югары уку йортларында

Мәгариф системасында, мәктәптә,  махсус һәм югары уку йортларында бергә бер үк белгечлек  алып эшләүче мөгаллимнәр байтак. Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан һәр төбәктә аларны олылау чаралары уза. Шуларның берсе бүген Казанда мәгариф профсоюзлары белән берлектә оештырылган «Икесенә бер һөнәр» дип аталган бенефис иде. Анда республикабызның ерак районнарыннан да, якын төбәкләрдән дә әлеге өлкәдә эшләүче күркәм гаиләләр катнашты.
 
Минзәләдәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тәрбияләүче  интернат-мәктәп директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Нурһади Гыйльфанов бирегә   җәмәгате, «Миләшкәй»  балалар бакчасы  мөдире Раушания ханым белән бергә килгәннәр иде.

– Әлегә чаклы без балаларның күңелен күрү өчен тырыша идек, хәзер үзебезгә бәйрәм ясадылар, тамаша күрсәттеләр, матур чыгышлар булды. Талантлы яшьләр үсүенә сөенеп утырдык, – диделәр алар беравыздан.  Аларның сүзләрен Биектау районының  Әлдермеш  урта мәктәбе директоры урынбасары, биология укытучысы Гөлназ ханым һәм Дөбьяз урта мәктәбе директоры Тәлгать  Сабировлар күтәреп алды.
–  Укытучының бөтен гомере мәктәптә уза, мондый бәйрәмгә чакырулары шатландыра, әлбәттә. Бу чарада районыбыздан безнең кебек мәгариф  өлкәсендә эшләүче  Айбаш мәктәбеннән  Әлфия һәм Ленар Зиннәтуллиннар,  Ямаширмәдән  Лиля һәм Рүзәл  Сафиуллиннар, Суыксу авылыннан  Фирдәвес һәм Айрат  Закировлар һәм башка гаиләләр катнашты. Бәйрәм шулкадәр җылы мохиттә узды, чәй табыны артында сөйләшүләр, танышулар, концерт, бүләкләр,  истәлеккә фотоларга төшү булды.
Татарстан мәгариф профсоюзлары оешмасы җитәкчесе Ирина Проценко  укытучыларга  яшь буынны  тәрбияләүдә, белем бирүдә алдагы көннәрдә дә зур уңышлар теләде.

Альберт САБИР


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ