«Илһам» Бөтенроссия бәйгесе
«Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар Бөтенроссия конкурсы старт алды.
«Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар Бөтенроссия конкурсы татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле яшь язучыларны ачыклау, аларны популярлаштыру максатыннан оештырыла. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы проекты белән 2026 елның 9 февраленнән 30 апреленә кадәр узачак.
Конкурс ике этапта үтә: 24 февральдән 5 мартка кадәр – читтән торып; көндезгесе – 16 марттан 25 мартка кадәр. Анда Россиянең гомуми белем бирү оешмаларының 5–11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Катнашучылар өч яшь категориясенә бүленәчәк.





Комментарийлар