Логотип Магариф уку
Цитата:

«Илһам чишмәсе» чын талантлар эзли

«Илһам чишмәсе» исемендәге IV төбәкара җыр бәйгесенең 1 туры узды.

Быел конкурска Россиянең 14 регионыннан (Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Ырынбур, Пенза, Киров, Ульян, Пермь, Свердлау, Новосибирск, Ростов өлкәләре, Мәскәү шәһәре) һәм Татарстанның 30 районы һәм шәһәреннән 250 гариза килде, ди жюри әгъзасы Алмаз Нургалиев.

Проектның максаты – татар милләтенең легендар шәхесе Илһам Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхеснең  җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү. Җыр иҗатына сәләте булган яшьләрне барлау.Шулай ук яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү, иҗади үсеш өчен шартлар булдыру, осталыкларын камилләштерү. 

Исегезгә төшереп узабыз: җыр конкурсы татарның атаклы җырчысы Илһам Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән Сарманда бөреләнгән булса, хәзер Россия күләмендә оештырыла. Бәйгенең төп иганәчеләре – Сарман районы җирлегендә туып үскән Гамировлар гаиләсе. 

«Конкурста 6 – 21 яшьлекләр катнаша. Алар ике әсәр башкара, берсе халыкныкы булса, икенчесе композитор әсәре булырга тиеш. Бу ике җыр да Илһам Шакиров репертуарыннан булырга тиеш. Шунысы сөендерә: яшь башкаручылар Шакировның иҗатын шактый яхшы белә», – ди Алмаз Нургалиев.

Конкурсның икенче этабы 16 февраль көнне Сарман районы җирлегендә оештырылачак дип көтелә. 
 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ