Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кичә төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кичә төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты. Ул мәктәп һәм балалар бакчаларын төзекләндерү, «ФизМат алгарыш» проектын гамәлгә ашыру, быел ОГЭ тапшыру эксперименты кагыйдәләре, укучыларны ясалма фәһемгә өйрәтү һәм мигрант балаларның рус телен белү дәрәҗәсен тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, ике имтихан тапшыру мөмкинлеге эшче һөнәр сайлаучыларга бирелә. Әлеге исемлектә 40 белгечлек бар. Бу юнәлештә республикада барлыгы 51 көллият кабул итәчәк. Әмма, әйтик, педагогика, медицина, IT, нефть өлкәсе буенча кереп булмаячак.

- Исемлек министрлык тарафыннан расланган. Әгәр дә раслаган белгечлек буенча кермисең икән, дүрт имтихан бирергә тиеш, – дип сөйләде ул. 

10 нчы сыйныфка да ике сынау белән генә алмыйлар. Җәй дәвамында кире уйлаган очракта, 8–9 июльдә өстәмә сынау бирергә мөмкин булачак. 

Шулай ук министр «ФизМат алгарыш» проекты көткән нәтиҗәләрне бирергә мөмкин, дигән фикерен дә җиткерде.

– Укучыларның математика, физика фәннәренә карата кызыксынуы сизелерлек  артты. Имтиханны сайлауда уңай якка үзгәреш сизелә. Олимпиадаларда катнашучылар саны да күбәя. Ләкин бер елда гына зур нәтиҗәләр көтеп булмый, моның өчен еллар үтү кирәк. Уку йортларына кергәндә төгәл фән булган юнәлешләрне сайлау, шул белгечлек буенча эшкә урнашып хезмәт итү – болар  проектның төп бурычы, – диде ул.

Хәзерге вакытта «ФизМат» мисалында «ФизХим алгарыш» проекты әзерләнеп, аңа старт бирелгән. Яңа проектны тормышка ашыруда республика һәм Мәскәү вузлары, фәнни оешмалар катнаша. Министр әлеге проект белән башка төбәкләрнең дә кызыксына башлавын әйтеп үтте.

Фото: mon.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ