Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң күп китап укучы – Татарстанда

Татарстан «Иң күп укый торган регион» бөтенроссия конкурсында җиңеп, иң күп китап укучы төбәк булып танылды. Зур җиңүне Татарстанга Хөсәен Ямашев проспектында урнашкан Р.Миңнуллин исемендәге Республик...

Татарстан «Иң күп укый торган регион» бөтенроссия конкурсында җиңеп, иң күп китап укучы төбәк булып танылды. Зур җиңүне Татарстанга Хөсәен Ямашев проспектында урнашкан Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе алып килде. Конкурста  катнашырга 89 төбәктән гариза килгән. Ярышлар сайтында хәбәр ителгәнчә, «Иң күп укый торган төбәк» «Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумын үткәрү мөмкинлегенә ия булачак.
«Күчмә китапханә» проекты кысаларында, китапханә  хезмәткәрләре балалар бакчаларына, мәктәпләргә, музейларга, паркларга, балалар лагерьларына йөреп, мастер-класслар үткәреп, күргәзмәләр, конкурслар мастер-класслар оештыра. Бу эшләр яңа елдан башлап август аена хәтле башкарыла. Быел «Күчмә китапханә» проекты буенча 266 чара уздырылган, укучыларга 800 мең китап бирелгән.
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ