Иң яхшы хат ташучылар Кайбыч һәм Тәтештә яши
2017 елның 2 нче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән «Иң яхшы хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре бәйгесе» җиңүчеләре бүләкләнде. Әлеге бәйге сигезенче тапкыр үткәрелә....
2017 елның 2 нче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән «Иң яхшы хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре бәйгесе» җиңүчеләре бүләкләнде.
Әлеге бәйге сигезенче тапкыр үткәрелә. Авыл һәм шәһәр җирлегендә «ТАТМЕДИА» җәмгыятенә кергән газета-журналларга язылуны оештыру бәйгенең төп шарты булып торды. Тырышырга җирлек бар, чөнки бүләкләре дә шәп. Җиңүче хат ташучылар өчен – 15 мең сум, почта бүлекләренә 30 мең сум акча каралган.
Котлау тантанасын «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Андрей Владимирович Кузьмин ачып җибәрде. «Хат ташучы эше – иң авыр һөнәрләрнең берсе. Аеруча авыл җирлегендә ерак араларны үтәргә, бик күп кешеләр белән аралашырга туры килә. Шуңа да карамастан, сез үз эшегезгә тугры каласыз. Без әлеге һөнәр ияләренең иң-иңнәрен биредә күрүебезгә бик шат» , – дип белдерде ул.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, түбәндәге җиңүчеләр ачыкланды:
«Иң яхшы авыл хат ташучысы» – Кайбыч районыннан Урманова Гөлсияр Ибраһим кызы.
«Иң яхшы кече шәһәр хат ташучысы» – Тәтеш шәһәреннән Борисова Людмила Николаевна.
«Иң яхшы почта бүлекчәсе» – Мамадыш районы Келәүш почта элемтәсе бүлеге.
«Журналлар буенча иң яхшы тираж» – Арча районы Ашытбаш почта элемтәсе бүлеге.
Комментарийлар