Логотип Магариф уку
Цитата:

ИНДУС ТАҺИРОВ : «Татарлар һәрвакыт горур халык булып, мөстәкыйльлеген дәлилләп яшәде»

«Татарлар бай тарихлы горур халык икәнен күп тапкырлар раслады, үзенең мөстәкыйльлеге өчен һәрвакыт көрәшеп яшәде, башкаларга үрнәк булды. Үзебез яшәгән чикләрдән чыкмадык, күрше җирләренә дәгъва итмә...

«Татарлар бай тарихлы горур халык икәнен күп тапкырлар раслады, үзенең мөстәкыйльлеге өчен һәрвакыт көрәшеп яшәде, башкаларга үрнәк булды. Үзебез яшәгән чикләрдән чыкмадык, күрше җирләренә дәгъва итмәдек,  Россия һәм дөнья буйлап  таралып яшәгән милләттәшләребез мәнфәгатьләрен кайгырту хакында да онытмадык». Күренекле җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья  татар конгрессы башкарма комитетының беренче  рәисе, сәясәтче, академик Индус Риза улы Таһиров белән булган әңгәмә вакытында әнә шундый фикерләр яңгырады.
Индус әфәнде, Сез Казан дәүләт университетында тарих факультеты деканы, Ватан тарихы, СССР тарихы кафедрасы мөдире буларак меңнәрчә студентларга гыйлем биргән, дистәләгән фән кандидаты, докторлар үстергән олпат галим. Фәнни хезмәтләрегездә борынгы заманнардан алып XX гасырга кадәр татар халкының милли  дәүләтчелек  тарихы,  дәүләт төзелеше, милли факторның Россиянең иҗтимагый-сәяси үсешенә йогынтысы кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Шулар арасында иң зур хезмәтегез – Татарстан Республикасының  Дәүләт  Суверенитеты турында Декларация1) кабул иткәннән соң, Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасында Шартнамә төзүдә катнашуыгыз булгандыр дисәм, ялгышмамдыр. Сүзебезне шуңардан башлыйк әле.
– «Россия Федерациясе  дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында  эшләр  һәм вәкаләтләр бүлешү турында» дип аталган әлеге Шартнамә 2) ул. Татарстан  җитәкчелеге моңа бик авырлык белән килде, эшче төркемнәрдә күп тапкырлар рәсми очрашулар һәм сөйләшүләр алып барылды. Татарстан ягыннан эшче төркемне вице-президент Василий Лихачёв җитәкләде, мин аның урынбасары идем, депутатлар, хөкүмәт органнары вәкилләре белән бергә эшләдек. Бу эшне 1990 елның 12 августында башлап җибәрдек, ул вакытта Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы Декларация дә кабул ителмәгән чак әле. Шуңа да Мәскәүгә эшче төркем белән сөйләшүгә баргач, безгә «Нинди ният белән килдегез? Нәрсәгә бу кирәк,  нәрсәгә нигезләнеп эшләргә җыенасыз?» кебек сораулар яңгырады. Очрашуда зирәк сәясәтче Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Геннадий Бурбулис һәм РФ Президентының Дәүләт киңәшчесе Сергей Шахрай бик күп сораулар яудырды.
Сергей Михайловичның: «Сез нәрсә, Россия составыннан чыгасызмы?» – дигән соравына, мин:  «Без РФ  составына ирекле рәвештә  кергәнебез юк, – дидем. – Кермәгән урыннан чыгу турында сүз булырга мөмкинме?» Шуннан соң Сергей  Шахрай безнең белән ризалашкандай:  «Мы из состава России не выходим, но в неё и не входили...» –  дип куйды.
 

Шартнамәгә кул кую. Мәскәү 15.02.1994. Фото ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәтеннәналынды


Шуны да ассызыклап үтим: бу СССР Президенты Михаил Горбачёвның ил белән идарә иткән, җәмгыять яңарыш чоры кичергән вакытлары, илнең яңа Конституциясе өлгереп килә иде. Татарстанның алга таба союздаш республика статусына ия булырга омтылыш ясаган чагы. Мәскәүдә берничә көн дәвам иткән рәсми сөйләшүләрдән соң, «Россия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр Килешүләргә нигезләнеп алып барылачак» дигән протокол төзелде. Очрашу азагында Геннадий Эдуардович: «бу теләкләрегезне халык та хуплаган булса...» дигән фикерен җиткерде. Сүзнең нәрсә турында барганын шундук аңладык. Алга таба без моны республикабыз күләмендә референдум үткәреп ныгытып та куйдык. Анда тавыш бирүдә катнашкан халыкның 61,4 проценты Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеген яклап «әйе» дип тавыш бирде. Әнә шулай депутатларыбыз бертавыштан кабул иткән «Татарстан Республикасының Дәүләт Суверенитеты турындагы Декларациясе»,  халык фикере белән ныгытылып, зур әһәмияткә ия булган документка әйләнде.
–  Шулай да, ике арада килешү төзү вакыты һаман кичектерелеп килгән, моның сәбәбе нәрсәдә иде? Һәм тарихчы, сәясәтче күзлегеннән караганда, Шартнамә төзүнең кирәге бар идеме соң, безнең халык гомер буе Россиянең үзәгендә яши?
– Нигезләмәне әзерләп бетергәч, Россия һәм Татарстан Президентлары 1991 елның 19 августында очрашып, аны имзалары белән ныгытып куярга тиешләр иде. Бу көнне зур түземсезлек белән көттек. Ләкин нәкь шул көнне Мәскәүдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты (ГКЧП) 3) оешуы, Президент Михаил Горбачёвны 4) хакимияттән читләштерүләре турында  хәбәр таралды. Бу вазгыять  берничә көн  дәвам итте, халык та, хакимият тә берни аңламый калды. Әнә шул берничә көн ел буе куйган хезмәтебезне юкка чыгара, уй-хыялларыбызны челпәрәмә китерә язды. Татарстан җитәкчелеген ГКЧПга теләктәшлек белдерүдә гаепләргә теләделәр, Минтимер Шәймиевкә һәм КПССның Татарстан  рескомы секретаре Рево Идиатуллинга карата җинаять эше ачтылар. Җитәкчеләр һәм халык тарафыннан монда бернинди ярамаган гамәл кылынмады югыйсә. Әлеге вазгыять тынып, гаепләнү ярлыгы алынганнан соң, Мәскәү белән сөйләшүләрне кабат яңартып җибәрдек. Кызганыч, шул  ГКЧП көннәре безгә өстәмә сынаулар аша үтәргә, эшче төркемгә күп тапкырлар ике яклы очрашуларда катнашырга, Шартнамәнең яңартылган вариантын төзегәндә, кайбер  ташламаларга барырга сәбәпче булды. Шулай да 1994 елга кергәч  Россия Президенты Борис Ельцин, Хөкүмәт Рәисе Виктор Черномырдин, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Мөхәммәт Сабиров беренче булып әлеге Шартнамәгә имзаларын куйды. Татарстан халкы өчен бу чын мәгънәсендә  зур казаныш булды. Чөнки җир асты һәм җир өсте байлыклары,  җыелган салымнар, дәүләт милке, финанс, банк оешмалары, хокук һәм тәртип сагында торучы органнар тулысынча Татарстан карамагында калды. Тарихи һәм милли традицияләрне, мәдәниятләрне һәм телләрне саклауга, үстерүгә ярдәм итү, гражданнарның тынычлыгын, милләтара татулыкны һәм халыкара иминлекне тәэмин итү, нинди милләттән булуына һәм нинди дин тотуына карамастан, кешенең төп хокукларын, иреген гамәлгә ашыруны үз өстенә алды. Республикабыз җитәкчелеге күпмилләтле халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, үзенә  алган барлык йөкләмәне соңгы көнгә кадәр үтәп килде. Икътисадта, социаль  мәсьәләләрне хәл итүдә, динара  мөнәсәбәтләрне җайга салуда, милләтара дуслыкны саклап яшәүдә һәм башка өлкәләрдә Татарстан башка регионнарга үрнәк булып тора. Әлбәттә, бу безнең мөстәкыйльлеккә бәйле, аның нигез ташы булып Шартнамә тора.
– Индус әфәнде, 1994 елгы Мәскәү белән ике арада төзелгән бу  килешү үзенең әһәмиятен җуйды дип санаучылар бар. Чөнки, 2007 елда төзелгән Шартнамәдә шактый артка чигенү күзгә ташланды, әле анысы да 10 елга гына исәпләнгән иде. Мондый кискен чикләүләр нигә кирәк булды икән?
– Татарлар бервакытта да биргән сүзеннән кире чигенмәгән,  Ватанына хыянәт итмәгән, башка халыклар белән бер сафка басып, Россияне дошманнардан саклаган һәм бу әле дә шулай. Тарихта мәгълүм каһарманнарыбыз – Минин, Карбышев, Җәлил һәм җәлилчеләр бар. Россия Федерациясенең бөтенлеген яклап чыккан «Бердәм Россия» партиясен оештыручыларның берсе, Хезмәт Герое Минтимир Шәрип улы Шәймиев тә биргән вәгъдәсендә торды, илдә иминлек, тотрыклылык, бөтенлек булды һәм бу әле дә шулай. Тарих битләреннән әлеге шәхесләрне беркем сызып ташлый алмас. Элек кабул ителгән Шартнамәдән чигенүләргә килгәндә, Россия Дәүләт Думасы кәнәфиендә утырган депутатлар һәм сәяси партияләр лидерлары Татарстанның башка регионнарга караганда өстенлекле шартларда яшәвенә нык көнләшеп карады. Алар Татарстанга Россия Федерациясенең бөтенлеген  таркатуга куркыныч янаучы төбәк буларак карады. Кайберәүләргә республикабызның икътисади яктан башкаларны узып китүе, йә булмаса, мәктәпләрдә татар теле укытылуы тынгы бирмәде. Шулай итеп, Дәүләт Думасы депутатлары да Мәскәү белән Казан арасында төзелгән килешүне юкка чыгаруга үз өлешләрен кертте. Аларның ни дәрәҗәдә хаклы булуларын тарих үзе күрсәтер. Татарстан депутатларына да җиңелгә туры килмәде, бигрәк тә Шартнамә вакыты чыккач һәм РФ Конституциясенә үзгәрешләр керткәннән соң, алар Татарстан кануннарын үзәкнеке белән тәңгәлләштереп шактый вакытларын сарыф иттеләр. Үзем дә 1–3 нче чакырылышта, бик күп кануннарны эшләүдә һәм кабул итүдә катнашкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты  буларак әйтә алам, бу бер дә җиңел эш түгел иде.
–  Шартнамә читтә яшәүче милләттәшләребез белән  үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәүгә дә юл ачты. Бөтендөнья татар конгрессы бу юнәлештә зур эш башкарып килә. Индус әфәнде, Сез әлеге оешмага нигез салучыларның берсе, аның беренче рәисе, өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, әле дә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты үткәргән чараларда актив катнашасыз. Мондый оешма үзенең кирәклеген  вакыт белән раслады.
Милләттәшләребезне барлау, саклау һәм аларның мәнфәгатьләрен кайгырту һичшиксез кирәк иде. Бу эшне Мәскәү белән Шартнамә  төзелгәнче үк, Дәүләт Советы депутаты булган чагымда ук  башлап җибәргән идек. Бу җырдагыча «Ак калфакның табылган чагы,// туганнарның сагынган чагы» кебек булды. Без бу эшне дөньяның төрле төбәкләрендә гомер кичерүче милләттәшләребез белән чал Казаныбызда очрашудан, кавышудан башладык. 1992 елның 19 июнендә Америка һәм Европадан, Төркия, Кытай һәм элеккеге СССР канаты астында булган республикалардан килгән делегатлар катнашында беренче Бөтендөнья татар конгрессы узды. Анда без татар халкын саклап калу, бай тарихи, мәдәни һәм рухи мирасын, гасырлар буе җибәргән нәсел тамырларын барлау кирәклеге хакында сөйләштек. Бу чын мәгънәсендә татарларны берләштерү җыены булды. Безнең эшчәнлек милләттәшләребезне генә сөендереп калмады, башка халыкларга, шул ук чувашларга, мариларга, удмуртларга, башкортларга да үрнәк булды. Конгрессның бүгенге көндә башкарган эше күпкырлы, без аны төбәкләрдә билгеләнгән милли-мәдәни мохтарият вәкилләре белән бергә уңышлы  тормышка ашырып киләбез. Россия төбәкләрендә көн күрүче татарлар, татар эшмәкәрләре Казанны үзләренең рухи мәркәзе итеп күрә, монысы да бик мөһим, күңелле хәл. Татарстан бу җирлектәге  башка халыклар мәнфәгатен дә кайгырта, бездә 173 милләт вәкилләре яши, аларның телләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүдә һәрвакыт ярдәм итеп киләбез. Моны мин Татарстанның яшәү рәвеше дип әйтер идем. Бу мәсьәләләрдә дә Россиядәге башка бик күп төбәкләргә үрнәк булып торабыз.
Әлеге вазгыятьтә без милләтара  тынычлыкны саклап кала алдык, күрше республикалар белән чикләрне яңарту, аңа үзгәрешләр кертү мәсьәләсе бөтенләй дә күтәрелмәде. Үткәнгә күз салсак, татарлар  – тамыры тирәнгә киткән, бай тарихлы халык ул. Бу хакта Көнчыгыш илләре һәм Европа галимнәренең, язучы-сәяхәтчеләрнең гыйльми хезмәтләре, истәлекләре, борынгы карталар бик ачык сөйли. Халыклар язмышы татарныкы булсынмы ул, күрше башкорт, чуваш, мари, удмуртмы, алар бер-берләренә охшаш. Казан басып алынганнан соң, нигездә, күчмә тормышлы башкортлар Мәскәүгә үз ихтыярлары белән кушылгач, аларга тормыш итәр өчен киң ирекләр бирелә. Казан татарлары да моннан файдаланып, мөмкинлек чыгу белән яңа җирләргә күченеп китү ягын карый. Алар Урал тау итәкләрендәге буш урыннарга, Себер, хәзерге Башкортстан  җирләренә барып урнашканнар.
Башкортстан Автономияле Республикасына нигез салучы, фәлсәфә докторы Зәки Вәлиди: «Татарның тамырын бер җирдә йолкып чыгарсалар, ул икенче җирдә калкып чыга», – дип язган. Чыннан да, татарлар Россиянең нинди генә төбәгендә һәм чит илләрдә тормасыннар, үз асылларын саклап яшиләр. Аларның рухында татарлык бар, ул аның канына сеңгән. Вакытлар узу белән, төрле сәбәпләр аркасында телләрен, хәтта диннәрен онытканнарның да туган телгә мәхәббәте артачак, кальбендә иман чаткылары уяначак. Ислам дине адәм балаларын берләштеру, дуслаштырү,  туганлаштыру көченә ия.  Күрше халыклар белән дә безнең бүлешер әйбер юк.
– Шулай да, ана тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән нарасыен   туганнан соң нинди милләттән дип яздырса, баласы аңа рәңҗемәс  икән? Моны кайбер татарларның паспортларына башкорт дип язылганны күздә  тотып әйтүем.
– Кызганыч, милләтләрне бутап язулар, йә бөтенләй күрсәтмәүләр патша Россиясе вакытыннан бирле килә. Башкорт җирләрендә бу хәл XVII гасырда ук башланган, әле дә дәвам итә. Әйтик, бертуган Юзиевләр: Нил  – күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче, татар галимнәре арасында беренчеләрдән булып Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган шәхес;  Илдар  – шулай ук бөек Тукай бүләге һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлил премияләре иясе, халык шагыйре, драматург. Әмма аның паспортына, абыйсыннан аермалы буларак, милләте «башкорт» дип язып куелган. Күрше республиканың Яңавыл районы, Ямады авылында туып үскән бу ике асыл затның берсе Илдар башкортлашып китүен үзенчә аңлатырга тырышты. «Башкорт» дип язылсам да, татарча сөйләшәм, иҗат итәм, җаным, рухым белән татар булып калам», дип әйтә торган иде ул. Мин алар белән гомер буе аралашып яшәдем, күңелләре белән  чын татар булып калдылар. Инкыйлабка кадәр үзен «башкорт» дип таныган кешеләргә, нинди милләттән булуларына карамастан, ташламалар бирелгән. Чынында, башкорт сүзе милләтне түгел, катлам төшенчәсен белдергән. Бу да  халыкны бутый дияр идем, тарихтан тирән белеме булмаган кеше каян бөтенесен белеп бетерсен ди. Башкортстан Республикасы төзелгән  5) вакытка игътибар итсәк, аның безгә караганда бер ел алдан 1919 елда рәсмиләшкән булуын күрербез. Ул вакытта ук милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрнең, әйтик, Бәләбәй, Эстәрлетамакның яңа төзелгән  республика составында  калуына җирлек бирә. Актаныш кебек Башкортстан белән чиктәш районнарга килсәк, белгәнебезчә алар берничә, анда да башкортлар бармак белән санарлык. Татар халкы булган һәм булачак, аны бөтендөнья белә, хөрмәт итә. Чөнки, без Тукайлы, Җәлилле олы халык, кайсы милләт тагын үзенең шундый уллары белән горурлана ала?!
–  Болар – кабатланмас шәхесләр, озак еллардан соң булса да Уфадагы «Нур» театры каршындагы мәйданда Тукайга һәйкәл куелды. Моңа җавап  йөзеннән  Казан  Оренбург трактында Башкорстанның халык язучысы Мостай Кәримнең таш сынын урнаштырды. Ул да –тугандаш халыкның мәдәниятен үстерүдә якты эз, бай мирас калдырган, ике милләт өчен дә хезмәт иткән каһарман-шагыйрь. Без – татарлар да, башкортлар кебек аның белән горурланабыз.  
– Болары да хак. Тукайга килгәндә,  ул  – татарларга гына түгел, Аллаһы Тәгаләнең бөтен мөселманнарга булган олы бүләге. Шагыйрь вафатыннан соң аның турында бик күп сөйлиләр, язалар. Бакуда чыккан «Каспий» газетасы Тукайга багышлап мәкаләләр бастырып чыгара. Югыйсә азәрбайҗаннар белән безнең халык арасында тел уртаклыгы да юк. Әмма алар татар шагыйренең  башка халыкларның мәдәни үсешенә керткән өлешен шул чорда ук югары бәяли белде. Бик күпләренең: «Пушкинны Тукай аша өйрәндем», – дип әйтүләре моңа бер дәлил булып тора. Кайберәүләр бөек Тукайны күрмәмешкә салыша икән, монысы гаҗәп түгел. Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән һәр чарада «Туган тел» җыры гимн буларак яңгырый. Моны мин барлык халыкларның  туган телләренә багышлап язылган мәдхия дияр идем. Һәр халык үз телен, гореф-гадәтләрен, милли мирасын, динен сакларга тиеш.
1.ТССРның Дәүләт Суверенитеты турындагы Декларациясе Конституцион әһәмияткә ия сәяси-хокукый акт. 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы тарафыннан кабул ителә.

  1. СССРның Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты. 1992 елның 18–21 нче август көннәрендә гамәлдә була. Президент М.С.Горбачёв бу көннәрдә бу вазыйфаны үтәүдән читләштерелә.

  2. М.С.Горбачёв. КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре (1985 –1991), СССРның беренче һәм соңгы Президенты (1990 – 1991).

  3. Шартнамәгә 1994 елның 15 февралендә кул куелды.

  4. Башкортстан Совет Социалистик Республикасы РСФСР составында 1919 елның 20 мартында төзелә.


 
Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ