Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында мәгарифенең киләчәге» турында сораштыру уза
Теләге булган һәркем дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» сораштыруында катнаша ала дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
Мәгариф һәм балалар ялы өлкәсенә кагылышлы сорауларга аноним рәвештә "Госуслуги.Решаем вместе” платформасы ярдәмендә җавап бирергә мөмкин. Моның өчен ЕСИАда авторизация ясарга кирәк. Сораштыру мәгариф өлкәсендәге вәзгыятькә мөнәсәбәтне өйрәнергә, гражданнарның үсеш юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
2036 елга кадәр мәгариф үсеше стратегиясе өстендә эшләү барышында кире элемтә алуның мөһимлеге турында 19 ноябрьдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белдерде.
Сораштыруда 2025 елның 28 февраленә кадәр сылтама аша катнашырга мөмкин.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар