Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хокукларын үтәү буенча кайнар линия
9 нчы декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хокукларын үтәү мәсьәләләре бу...
9 нчы декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.
Республикада яшәүчеләрнең сорауларына Татарстандагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге, шулай ук ТР буенча медицина-социаль экспертиза Баш бюросы вәкилләре җавап бирәчәк.
Сорауларны +7(843) 236-00-71 телефоны буенча 10:00 дән 15:00 гә кадәр бирергә мөмкин.
Шулай ук сорауларны +7(939)345-37-50 телефон номеры буенча WhatsAppка җибәрергә дә була.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар