Мәктәп укучылары олимпиадасы башланды
Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының мәктәп этабы башланды.
Фән бәйгесендә катнашу бушлай. Анда моңа кадәр бер тапкыр да олимпиадада катнашамаучылар да көчләрен сынап карый ала. Олимпиадада катнашучылар алдан сайлап алу этабын үтми, катнашу өчен тәҗрибә дә, дипломнар да таләп ителми.
Олимпиадада 4 һәм бишенче сыйныфтан ук катнашу мөмкинлеге бирелә. Ләкин математика, рус һәм инглиз телләре буенча дүртенче сыйныф укучылары гына катнаша ала. Шул ук вакытта мәктәп укучысы бер генә дисциплина белән чикләнеп калмыйча, үзен берничә юнәлештә сынап карарга мөмкин. Биремнәрне яхшы үтәп, тиешле баллар алган очракта, бала муниципаль этапка күчә.
Төбәк этабы – соңгысы, анда илнең иң көчле укучылары көч сынашачак. Йомгаклау этабында җиңү яулаган балалар Россиянең югары уку йортларының түләүсез бүлекләренә имтиханнарсыз керә алачак. Тик бу очракта уку юнәлешенең олимпиада профиленә туры килүе шарт.
Расписание, сыйныф өчен мөмкин булган предметларны һәм катнашу тәртибен Республика олимпиада үзәге сайтында яисә үз мәктәбегездә — уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарыннан яки предмет укытучысыннан белешергә мөмкин. Мәгълүмат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты материалларын кулланып әзерләнде.





Комментарийлар