Логотип Магариф уку
Цитата:

Йөрәк белән шаярмыйлар

Бала бәхете өчен янәшәдәге әти-әнисенең сау-сәламәт булуы кирәк. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр һаман яшәрә барган заманда шушы хакыйкатьне аңлап, алдан чаралар күреп яшәргә чакыра табиблар.

Тамыр ник шартлый?
Россиядә үлемгә китерә торган чирләр исемлегендә йөрәк-кан тамырлары белән бәйле булганнары беренче урында тора. Йөрәк ишемиясе – йөрәккә һәм башка органнарга канның кирәкле күләмдә килмәве. Сәбәбе – холестерин утырганга күрә, кан тамырларының тарая һәм кан тигез йөрми башлый. 
Холестеринның бары 10 проценты гына ризык белән керә, калган өлеше бавыр тарафыннан ясала, шуңа күрә диетада утырып яки бөтенләй ач торып карасагыз да, сезнең организмга холестерин килү ике тапкырга гына кимергә мөмкин. Тәмәке тартучы кешеләрдә исә холестерин 4 тапкыр тизрәк туплана. Моннан тыш, шикәр диабеты, стресслар да гомерне кыскарту өчен сәбәп булып тора. Хәтта эчми, тартмый, сәламәт тормыш рәвеше алып барган танышларыгыз арасында да йөрәк-кан тамыры авыруларыннан интеккән танышларыгыз бардыр. «Сәламәт яшәү рәвеше нидән гыйбарәт соң алайса?» – диярсез сез. Аңлатып үтәм.
Кан басымы дигәнне гади генә итеп күз алдына китереп карыйк әле. Кан тамырына холестерин утырган җирдә «төер» (халык телендә – бляшка) барлыкка килә. Организм бу урында тамырның тиздән шартлаячагын «тоемлый» һәм аны «ямый» башлый. Ямаулык өчен табигый бетон ролен кальций үти. Кан тамырының «ямалган» бу өлеше бик каты була, нәтиҗәдә гипертония өчен идеаль шартлар тудырыла. Кан басымы дигәндә, йөрәктән кан дулкын кебек китә дип күз алдына китерсәк, тамырның зарарланган урыны әлеге дулкынга чыдамаска мөмкин, көннәрдән бер көнне ул шартлап, тромб барлыкка киләчәк.
Белер-белмәс кан сыеклый торган препаратлар эчүче укучыларыбызга мөрәҗәгать итәсе килә: әгәр кан тамырын ныгытырга кирәк икән, ни өчен холестеринны киметә торган препаратлар кулланмыйча, канны сыекларга маташасыз? 
Йөрәгең чыдармы?
Модага иярүме, яңача яшисе килү теләге сәбәпме – бүгенге көндә җәмгыятьтә элекке гадәтләрен кискен үзгәртеп, сәламәт тормышка күчүчеләр саны арта бара. Туклануда җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә өстенлек бирү, физик активлыкның, һичшиксез, файдасы булмый калмас. Ә менә физик активлык дигәндә, 35 яшьтән өлкәнрәкләргә бу мәсьәләдә иң элек табиб белән киңәшергә кирәк. Холестерин утырып тарайган кан тамырлары, күнегелгәнчә генә яшәп ятканда, үзен сиздермәскә дә мөмкин. Кинәт кенә ныклап торып спорт белән шөгыльләнә башласаң, ишемия барлыкка килеп, инфаркт яисә инсульт белән тәмамлану куркынычы бар. Ник дигәндә, физик активлык вакытында йөрәк тибеше минутына 100 тапкырдан артып китә. Ә пульс югарырак булган саен, йөрәккә кан әзрәк килә. Безнең «мотор» өчен минутына 55–60 тибеш идеаль халәт булып санала. Шуңа күрә организмның өстәмә йөкләргә әзерме-юкмы икәнлеген тикшерми торып, спортта рекорд куярга ашыкмагыз. 
Әгәр сезнең өчен йөрәк тибешенең минутына 150–200 тирәсендә тирбәлүе дә куркыныч түгел икән, табиб сезгә: «Теләгән спортыңны сайла!» – диячәк. Хет парашюттан сикер, хет су астын төш! Әмма инде пульс 100 гә җитү дә организмда зур үзгәрешләр китереп чыгара икән, шәхсән үзем әлеге чиккә кадәр мөмкин булган шөгыльләрне генә рөхсәт итәчәкмен. Бигрәк тә иртәнге якта игътибарлы булырга кирәк, чөнки горизонталь хәлдә тынычлыклап ял иткәннән соң кинәт торып басканда, йөрәк тибеше көчәя. 
80 яшь тә чик түгел
Авыруларымның яшьләре белән кызыксынсагыз, аларның төрлелегенә шаккатырсыз. Алар арасында 28 яшендә үк кан тамырларында «төерләр» барлыкка килә башлаган туташ та, пульс тибеше 120 җитеп, йөрәгендә ишемия зонасы барлыкка килгән 30 яшьлек ир-ат та бар. Зифа буй артыннан куучы яшь ханымнар арасында ябыгам дип биологик актив матдәләр белән мавыгучылар еш очрый. Янәсе, аларның составында бары тик үсемлек кенә, шуңа күрә бернинди зыян булмаячак. Шундый тәҗрибә нәтиҗәсендә ул үсемлек дип ышанганы, бер кызның йөрәгенә генә зыян килеп калмыйча, әкренләп бавырын да таркаткан иде. 
Миокард инфарктын кичерүче һәр дүрт кешенең өчесендә авыру, кан тамырларын 25 процентка каплаганда да, УЗИ аша күреп булмый торган «төерләр» барлыкка килү аркасында килеп чыга. Кызганычка, хәзерге УЗИ аппараты аннан зуррак төерләрне генә күрсәтә. Шунлыктан хәл операция ясауга килеп җитә. Соңгы 2–3 елда Республика клиник хастаханәсендә беренчеләрдән булып Татарстан өчен уникаль операцияләр ясый башладык. Сүз аритмиядән интегүче, әмма дарулар куллану тыелган пациентларыбызга инсультны булдырмый кала торган операцияләр ясау турында бара. Уңышларыбыз зур. Әле менә 82 яшендә хирурглар кулына эләккән бабайга күптән түгел 85 тулды. 80 яшендә иренең ярдәменнән башка аягына да баса алмыйча, урын өстендә ятучы әби, шундый операциядән соң, һәр көн йорт әйләнәли биш чакрымлы юл йөри башлады..
Кискен авырту башланган мизгелдән алып 3 сәгать узгач, тамырларны кан белән тәэмин итә торган мускулларның – 50, ә 12 сәгатьтән соң 100 проценты һәлак була. 20 минут эчендә табиблар кулына килеп эләккән кешенең кан тамырларына кереп, авыртуны туктатырга һәм инфарктны бөтенләй булдырмый калдыру мөмкинлеге бар.  (рамга)
Беренче ярдәм
Йөрәк турысында моңарчы күзәтелмәгән авырту тоясыз, ул муенга бәрә, тирләтә, күкрәкне кыздыра икән, кичекмәстән ашыгыч ярдәм машинасы чакыртыгыз, бу чакта һәр минут кадерле! 
Ә аңа кадәр: 
1. Иң элек  туктап калыгыз һәм ятыгыз.
2. Аннан нитроглицерин кабыгыз. Берәү генә ярдәм итми икән, берничә тапкыр, 3 минут саен берәрне кабып торыгыз. Иң беренче дарудан соң 10 минут узгач, хәлегез яхшырмаса, шундук сырхауханәгә юл тотарга кирәк.

Белеп торыгыз!
Организмда холестерин күләмен билгеләү өчен кан анализы бирергә һәм муендагы кан тамырларына УЗИ ясатырга кирәк. Әлеге нәтиҗәләргә карап, табиб сезнең кан тамырларыгызның ни дәрәҗәдә сәламәт икәнлеген әйтә алачак.      

 

Альберт ГЫЙЛЬМАНОВ, 
кардиолог, Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ