Логотип Магариф уку
Цитата:

Исәнме, яңа сан!

(«Гаилә һәм мәктәп» журналының 2021 елдагы соңгы, 12нче санына күзәтү)Журналның беренче битен ачып җибәрүгә, йөзләргә кар бөртекләре кунганын тоеп аласың. Сәхифәләрдәге кыш рухы шунда ук күңелләргә кү...

(«Гаилә һәм мәктәп» журналының 2021 елдагы соңгы, 12нче санына күзәтү)
Журналның беренче битен ачып җибәрүгә, йөзләргә кар бөртекләре кунганын тоеп аласың. Сәхифәләрдәге кыш рухы шунда ук күңелләргә күчә. Журналның «Фил һәм бака дустанә йортта» дигән әкияти исемле язма белән ачылып китүе Яңа ел килүен  тагын да тизләтә кебек. Тизрәк әкияти серле  сандык-журналны ачып, сәхифәләре буйлап сәяхәт итәсе килә башлый. Расиха Фаизованың «Үрнәк гаилә» рубрикасында бирелгән «Фил һәм бака дустанә йортта» исемле могҗизалар вәгъдә иткән язмасының беренче абзацыннан ук Азнакай төбәгендә яшәүче нефтьче Лениза белән Рәсим Мусиннар гаиләсенең чаптар кебек тормыш сәфәренә кушылып китүеңне сизми дә каласың. Эчтәлеккә баксаң, чынлап та, Мусиннар  кая гына барсалар да – чит илгә сәяхәткәме, санаторийгамы – гел гаилә белән, гел бергә йөриләр икән бит, фаразан. Балаларын да әти-әниләренә калдырырга мөмкинлек булуга карамастан. Бергә яшәүгә ни җитә, дип уйлаган йорт хуҗасы. Хәзер менә шуның савабын тоеп кинәнәләр. Һәр ял җиткән саен, төп нигездә оныклар, балалар, дәү әти-дәү әниләр белән күрешеп, өстәл янында кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйланып, тормыш хакында фәлсәфә корып утырудан да рәхәтрәк гамәл юк алар өчен.  Бу – гаилә бәхете дип атала. Язманы тулысынча укып тәм табуны укучылар хозурына калдырып, алдагы сәхифәгә күчәм һәм тагын хәйраннар калам. Монда «Гаилә һәм мәктәп» дусларын тагын да серлерәк язма көтеп тора икән ләбаса. «Ике кулга бер эш» дип аталган әлеге мәкаләсендә Рәшит Минһаҗ Казандагы технология һәм дизайн көллиятендәге яңалыкларны бәян итә. Биредә укучы үсмерләр күннән  аяк һәм өс киемнәре тегәргә өйрәнәләр икән.  Көллиятне тәмамлаганнарны төрле урыннарга якты йөз белән  эшкә чакырып торалар. Соңгы елларда «Милена» аяк киеме тегү фабрикасы студентларның якын дустына әверелгән.  Соңгы араларда шәһәрдә ай саен диярлек күн-галантерея остаханәләре ачылып торуы да күңелләргә дәрт өстәгән. Инде яңа елдан нинди мода өстенлек итәчәге турында да фаразлап куйганнар. «Киләсе елда киемнәрдә купшылык өстенлек итәр, дип уйлыйбыз, - ди көллияттә укучылар. – Мода индустриясен төрле ялтыравыклар,  каурыйлар,  челтәр, йон һәм тупас күн эшләнмәләре яулап алыр».

«Бәхетне кем ничек аңлый» язмада  студент һәм бизнесмен гаиләләре үзләренең «семейный» серләре белән уртаклаша.  Аны дикъкать белән укып чыккан яшь ир белән хатын, саклык өчен үзләренә иң кирәкле дип тапкан заман яңалыклары белән танышыр, дип уйлыйбыз. Әйтик, ир белән хатын 10-15 ел бергә яшәгәннән соң,  йөгәнсез ир-ат, яңа тормыш башлау өчен,  ничек тә булса гаиләдән китү җаен эзли башлый икән. Кызыкмы? Ай-һай! Аның сәбәпләрен белү өчен, сезгә тиз генә тотып, әлеге язманы тулысынча укып чыгарга кирәк түлке.
Әмма, ни генә дисәгез дә, халкыбыз йолалары чагылган язмаларны укуга җитми инде! «Шәле хикмәтләре» дигән мәкаләдә сез нәкъ менә Питрәч районының Шәле авылында яшәүче милли йолалар белән танышып кинәнерсез. Безнең хәбәрче анда авылда  каз өмәләре уздыру уңаеннан барып чыккан. Үзем катнашмау сәбәпле, мин аны сезгә бөртекләп сөйли алмыйм, әмма шушы язманы сезгә дә, үземә дә игътибар белән укып чыгарга  тәкъдим итәм.

Журналыбызның узган санында «Милли көй» дигән башлангыч белән чыгып,  укучыларыбызга «Көзге җил» дигән  көй тәкъдим иткән идек.  Җилнең милләте юк, билгеле. Шулай да, көзге җил татар малае ( яки кызының) колагына ничек ишетелә икән, дип сорау бирүче булса, аңа композитор Илһам Байтирәкнең шушы әсәрен уйнап күрсәтә аласыз
Капкабызны инде Кыш бабай шакый. Ашыгыйк, дуслар! Журналыбыз белән танышырга, Яңа елда  матур уйлар белән яшәргә, илебезнең игелекле балалары булып үсәргә ашыгыйк. Яңа елның киләсе саннарында очрашуларга кадәр!
 
 Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ