Логотип Магариф уку
Цитата:

Искәндәр Гыйләҗев: "Энциклопедия ул - шул чорның һәйкәле"

«Зур казанышыбыз – алты томлы Татар энциклопедиясе. Мондый халык дөнья базарында бик бәһале санала», – ди Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, та...

«Зур казанышыбыз – алты томлы Татар энциклопедиясе. Мондый халык дөнья базарында бик бәһале санала», – ди Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, академик Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев. Аның  белән институтның бүгенге хәле турында да, милли-мәдәни мирасыбызны саклау, телебезне һәм тарихыбызны киләчәк буыннарга җиткерү хакында да сөйләштек.
 
МАКСАТ – ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ҮЗАҢЫН ҮСТЕРҮ
– Искәндәр әфәнде, сүзебезне Сезнең эшчәнлек белән якыннанрак танышудан башлыйк әле. Энциклопедия институты нинди максатларны күз алдында тотып эшли?
– Институтка узган  гасырның   90 нчы еллар башында – безнең милли тойгылар формалашып килгән, оптимизм хисләре ташыган вакытта нигез салынган. Ул чакта һәрбер милли дәүләтнең үз энциклопедиясе булырга тиеш дигән фикер алга килеп баскан иде. Чыннан да, энциклопедия халыкның үз тарихы, шәхесләре, тарихка үз карашы барлыгын күрсәтә. Ул – һәрбер халыкның рухи дәрәҗәдә оешканлыгын, аның үз-үзенә ихтирамын чагылдыра торган бик әһәмиятле күрсәткеч. Республика җитәкчелеге, әлеге фикерне аңлап, институтка нигез салган. Мин биредә 2015 елдан, ягъни җиде ел эшлим. Бу эшне күренекле галимебез һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Хәсән улы Хәсәнов башлап җибәргән. Шуннан соңгы 25 ел дәвамында Татарстан Республикасының алты томлык саллы энциклопедиясе барлыкка килде. Аның алты томы русча, алтысы татарча басылып чыкты. Ул– кырыктан артык тармак: табигыять һәм техник фәннәр, халык хуҗалыгы турында мәгълүматлар туплаган уникаль басма. Аннан практик тормышта кирәк булган бик күп белем, мәгълүмат, белешмә алырга мөмкин. Ә мәгълүматлар шартлы рәвештә дүрт зур блокка тупланган: гуманитар фәннәр, мәдәният һәм сәнгать, табигыять һәм техник фәннәр, халык хуҗалыгы. Һәр блок үзе унлап тармактан тора. Энциклопедия алфавит тәртибендә төзелгән. Бу – бик күләмле һәм җаваплы эш. Томнарга 42 меңгә якын мәкалә, 14 меңнән артык фото, рәсем, карта, схема кергән. Бу эшкә бик зур коллектив, шул исәптән зур галимнәр тартылган. Аңа башка институтларның, югары уку йортларының вәкилләренең дә өлеше өстәлгән.
 

Әгәр тарихтан искә төшерә башласак, нәрсә күрәбез?  XIX–XX  йөзләрдә чыккан энциклопедияләр дә бүгенге көндә фәнни әһәмиятен югалтмаган. Гәрчә алардагы мәгъ-
лүматлар искерергә, карашлар үзгәрергә, иллюстрацияләре дә раритет булып кабул ителергә мөмкин. Ничек кенә булмасын, бу – тарихка кереп кала торган хезмәт. Энциклопедия ул – үзенә күрә шул чорның бер һәйкәле, шул чорның чагылышы, ул вакытта нинди фикерләр алга сөрелүен, җәмгыятьнең нинди дәрәҗәдә үскән булуын күрсәтә. Шуңа күрә басма энциклопедияне киләчәк буыннарга каласы олы мирас дип әйтер идем.
Хәзерге көндә безнең максат – әлеге хезмәт нигезендә белем тарату, фәнни пропаганда һәм агарту эше. Энциклопедия бигрәк тә яшь буын өчен татар халкы турында мөмкин кадәр тулы һәм объектив мәгълүмат бирергә тиеш. Бүген безнең өчен иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе – татар халкының үзаңын үстерү.
Без мәгълүмат күп заманда яшибез, Интернетның кнопкасына бастың да әллә ниләр таптың. Ләкин бу төгәл мәгълүматмы? Ул мәсьәлә инде безне күптән борчый. Чөнки Интернеттагының 90 проценты ялган дияргә мөмкин. Арттырыбрак әйтсәк тә, барыбер хак мәгълүмат зарурлыгы барыбызга да аңлашыла. Шуңа күрә безнең дәрәҗә, абруй, җаваплылык үзенә күрә дөреслек өчен гарант булып тора. Зур тәҗрибә туплаган коллективыбыз үзенең бурычын бик яхшы аңлый. Шуңа да без басмаларыбызда да, аларның онлайн вариантларында да Татарстан халкы, аның үткәне һәм бүгенгесе турында мөмкин кадәр объектив мәгълүмат җиткерергә тырышабыз. 
Соңгы 4–5 ел эчендә электрон энциклопедия өстендә дә эш алып барыла. Онлайн татар энциклопедиясе (https://tatarica.org) ачык кулланылышта. Бу ике телле проект гел күзәтү астында тулыландырылып, яңартылып тора. Басма китапны таба алмаучылар шушы онлайн энциклопедиядән файдалана ала. Аның үз өстенлекләре дә, шул ук вакытта кимчелекләре дә бар. Шулай да өстен яклары күбрәк дип саныйм, чөнки анда күләм ягыннан да, материал бирү ягыннан да мөмкинлекләр чикләнмәгән. Фотолар, видео-, аудиоматериаллар биреп була, мәкаләнең күләмен дә беркем чикләми. Аны үзгәртергә, камилләштерергә, хата китсә төзәтергә була. Басма вариантта хата тапсалар, инде төзәтү мөмкин булмаячак. Эшләгән кеше хатадан хали түгел, ди халык. Әмма минем өчен басма вариант якынрак, чөнки аны кулга тотып, теләсә кайсы вакытта ачып, карап чыгып була. Ул китап киштәсен дә бизәп тора.
ЭШЛӘГӘНГӘ ЭШ ҖИТӘРЛЕК
Соңгы елларда без коллективта киләчәктә нинди юнәлешләрдә эш алып бару мөмкинлеге булу турында уйланабыз.Төрле тармак энциклопедияләре, диаспоралар турында басмалар әзерли башладык. Соңгы вакытта иң мактанырлык басмаларыбызның берсе – Татарстанның табигатенә багышланган энциклопедия. Ул башта рус телендә дөнья күрде һәм җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Аннан соң татарчасы дөньяга чыкты. Экология министрлыгы да, безнең басма белән бик кызыксынып, өстәмә тираж булдыруга ярдәм итте. 
Тагын бер әһәмиятле басма Татарстан Республикасының пунктларына багышланган. Хәзерге көнгә русчасының беренче томын чыгардык.
Шулай ук Татарстанның 100 еллыгына багышланган эшчәнлектә дә бик актив катнаштык. Мәсәлән, «Татарстану 100 лет», «Татарстан Республикасының сәяси эшлек-
леләре» кебек китаплар –  бер яктан тарихи, икенче яктан сувенир басмалар. Алар бүләк итү өчен бик матур. Шул ук вакытта алар укучының һәм галимнәрнең өлгергәнлек дәрәҗәсен дә күрсәтә.
Татар диаспораларына багышланган китапларны бик әһәмиятле дип саныйбыз. Без – дөньяның дүрт кыйтгасына сибелгән халык. Чит илләрдә яшәүче һәм Россиянең төрле төбәкләрендә көн күрүче татарларга, аерым төркемнәргә һәм шәхесләргә багышланган басмаларыбыз бар. Мәсәлән, Казахстанда яшәүче татарларга багышланган энциклопедияне Татарстан һәм Казахстан җәмәгатьчелеге бик җылы кабул итте. Заманында Казахстанның генерал консуллыгы белән берлектә презентациясен дә оештырган идек. Үзбәкстан, Кыргызстан, Финляндия, Азәрбайҗанда яшәүче татарлар турында да басмалар әзерләргә планлаштырабыз. 
 
Хәзерге көндә Чистай турында күп сөйләнелә. Күптән түгел анда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та булып кайтты.
Чистайда татар бистәсен торгызу, олы реставрация эшләре турында сүз барды. Безнең Кама арты үзәге дигән бүлегебез бар. Аның җитәкчесе – Наил Вәлиев. Алар шушы юнәлештә Чистай ягына багышланган басмаларны әзерли.
Башкалабызга багышланган басмалар да бик күп. Казан энциклопедиясен чыгарырга теләр идек. Әлегә аның бистәләренә,  урамнарына, районнарына багышланган аерым-аерым басмалар әзерлибез. Димәк, эшчәнлек бара, планнар зур, теләкләр күп. Әмма зарлану дип кабул итмәгез, шулай да күп нәрсә хәзерге заманда акчага килеп терәлә. 
Башкортстанда, мәсәлән, инде күптәннән аерым муниципаль районнарга багышланган энциклопедияләр чыгарып киләләр. Ялгышмасам, инде аларның 9 районга багышланган басмалары бар. Бездә әлегә бу эш планлы рәвештә оештырылмаган. Кайбер районнарда, нигездә, үзешчән тарихчылар тарафыннан барлыкка китерелде алар. Мәсәлән, Буа, Әлмәт, Спаска, күптән түгел Чүпрәлегә багышланган китаплар дөнья күрде. Район вәкилләренең үз инициативалары белән эшләнгән ул эшләргә афәрин диясе килә. Хәзер һәр районның энциклопедиясен бер серия форматында эшләп чыгару турында сүз алып барабыз.
ТАРИХЫҢНЫ БЕЛҮ – ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ХӨРМӘТ ИТҮ
– Сезнеңчә, татар халкының дөрес, гадел тарихы бүгенгә җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелгәнме? Бер үк чорны төрлечә шәрехләүчеләр дә бар бит.
– Тарих шулкадәр кызык һәм мәкерле нәрсә ул, аны никадәр күбрәк өйрәнәсең, шулкадәр аз беләм икән дигән нәтиҗәгә киләсең. Чокырдан ләмне күбрәк алган саен, ул һаман да тирәнәя барган кебек. Тарих белән шөгыльләнә торган кеше буларак, шундый нәтиҗәгә килдем. Студент чакта үземне бөтен тарихны беләм дип саный идем. Хәзер аңлыйм, аны тулысынча беркем дә белми һәм белмәячәк тә. Минемчә, бу процессның ахыры юк. Кызганыч, тарихны барлау, аңлау, аңлату бик кыен. Шулай да омтылырга, өйрәнергә, чыганаклар табарга кирәк. Эзләнсәң, алар җитәрлек, архивлар бар, мөмкинлекләр күп.
Тагын бер күңелсез ягы –  кешелектә һәм җәмгыятьтә тарихка гамәли караш яшәп килә. Хәзерге көндә кылган гамәлләрне, адымнарны аңлату яки үзебезне аклау өчен, без еш кына тарихтан сәяси корал ясыйбыз. Алай булырга тиеш түгел. Тарихта төрлесе булган, аны үзгәртеп булмый. Аның уңай якларын да, тискәре якларын да, батырлыкны да, хыянәтне дә, артык хисләргә бирелмичә генә, аек акыл белән кабул итә белергә кирәк. Һәр халыкта ниндидер матурлык та, ямьсез яклар да, каһарманлык та, хыянәт тә табып була. Менә шушы аксиоманы аңласак, без үзебезне күбрәк ихтирам итә башлар идек. 
Мисал китерәсем килә, 90 нчы елларда тарихка ревизия ясый башладык. Акны кара, караны ак иттек, каһарманны хыянәтче,
хыянәтчене каһарман итеп күрсәттек. Бу бит инде тарихтан файдалану гына. Тарих ул корал түгел, ә гыйбрәт булырга тиеш. Ул– үз-үзеңне аңлау, шушы дөньяда урыныңны күрсәтү өчен әһәмиятле бер күренеш. Мактану, үз-үзеңне күпертеп башкаларны кимсетү өчен түгел, киресенчә, үз-үзеңне ихтирам итү өчен кирәк ул тарихны белү. 
– Сез бик күп еллар тарих дәреслекләре эшләүдә катнашкан кеше. Ничек уйлыйсыз: бүген бу фәнгә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар биреләме? Беренче чиратта Татарстан тарихына килсәк...
– Тарих дәреслеген төзү – бик җаваплы хезмәт. Ул – балаларга үткәннәрне аңлату өчен эшләнгән басма. Монда авторларга дәреслекнең кем өчен язылуын истә тотарга кирәк. Мәсәлән, ниндидер тирән тарихи эзләнүләрне бала түгел, гади кешегә дә аңларга авыр, алар галимнәр өчен языла. Баланың хәтере көчле булса да, әле аның  дөньяга карашы нык формалашып җитмәгән. Шуңа күрә дәреслектә артык тайпылышлар булырга тиеш түгел. Әллә нинди тирәнлекләргә кереп китү кирәкми. Тарих дәреслегенең төп максаты – менә шушы тарихи юлның асылын күрсәтү, төп линиясен, төп юнәлешен күрсәтү. Тагын бер ягы – ул баланы кызыксындыра торган булырга тиеш. Бу инде укытучыдан да, дәреслектән дә тора. Укучы кызыксынып, Интернеттан, китаплардан, китапханәләрдән эзләнә башласа, димәк, күпмедер күләмдә куйган бурычларыбызга ирешкәнбез дип әйтергә мөмкин.
Әлбәттә, бүгенге көндә бөтен тарих дәреслекләрен дә белеп бетермим. Аларның сыйфаты турында сөйли башласам, бәлки, дөрес тә булмас. Ләкин мине шунысы борчый: без укыган вакытта, совет мәктәбендә дип әйтик, тарихка шактый зур игътибар бирелә иде. 5 нче сыйныфта – Борынгы заман, 6 нчы сыйныфта Урта гасырлар тарихын өйрәнеп, акрынлап, гомумкешелек тарихына караш формалаша башлады. 7 нче сыйныфтан СССР тарихы башланды, аннан соң параллель рәвештә Яңа тарих барды. Объектив ягын әйтмим, әмма күләм ягыннан тарих шактый күп бирелә иде. Хәзерге көндә мәктәпнең максаты үзгәрде; моңа БДИларның да йогынтысы бардыр. Соңгы елларда тарихка игътибар кимеде дип саныйм.
Төбәкләрнең тарихын өйрәнүгә килгәндә, милли региональ компонентның бетерелүе безнең өчен зур югалту булды. Кызганыч, хәзер күп нәрсә мәктәпнең үзеннән тора. Укытучы тарих дәреслеге белән кызыксына икән, әле нәрсәдер бирә ала. Ләкин рәсми уку планнарына кермәгәч, бу инде җитешсезлек. Шунысы начар: ничек инде, мәсәлән, Татарстанда яки Чувашстанда яисә башка бер өлкәдә үсә торган бала, шушы төбәкнең үткәне турында бернәрсә дә белмәскә мөмкин, ди. Бу нинди халык, нинди төбәк, бу җирлектә элек ничек яшәгәннәр... Мин монда Татарстан тарихын гына күздә тотып әйтмим. Ярый, Татарстанның тарихы шулкадәр кызык һәм бай, гыйбрәтле һәм фаҗигале. Бездә Болгар дәүләте булган, Алтын Урда, Казан ханлыгы. Ә  балалар бернәрсә белми, шәхесләрдән хәбәрдар түгел. Нишлисең, хәзерге көндә мәктәп программасы шулай корылган. Минемчә, төбәк тарихы уку планында булырга тиеш.
ӘТИ – ДӨНЬЯКҮЛӘМ  ТАНЫЛЫРЛЫК ЯЗУЧЫ
– Искәндәр әфәнде, Сез олпат язучы гаиләсендә тәрбияләнеп үскән шәхес. Сезнең өчен Аяз Гыйләҗев иң беренче чиратта кем ул?
– Әти – минем өчен язучы гына түгел, беренче чиратта,  янәшәмдә булган иң якын кешем. Ул – минем остазым, тормышымда иң тирән эз калдырган шәхес. Әти чын ир кеше булды. Мин малайларны ирләр тәрбияләргә тиеш дип саныйм. Әтисенең ныклы тәрбиясен алмаган малай, үсмер чын ир-егет булып формалашмый. Мин иңемдә әтинең ныклы кулларын тоеп, аннан үрнәк алып үстем. Әти бик шаяртырга ярата торган, җор телле кеше иде. Бик тә балык тотарга яратты. Беренче балыгын тоткач, ул аны үбеп ала иде хәтта. Бу турыда әле бер кеше дә белми торгандыр.
Аның киткәненә 20 ел булды инде, әмма бүген дә күңелемнән генә аның белән киңәшләшәм, сөйләшәм.
Ә язучы буларак, минемчә, Аяз Гыйләҗев әле дөнья өчен чын мәгънәсендә ачылып бетмәгән. Татар халкы аны таныды, аны белә, ярата. Аяз Гыйләҗевнең телен чиста саф татар теле дип саныйм. Ул челтер-челтер аккан чишмә, матур борылмалар белән, әрәмәлекләрдән, куаклар арасыннан агып килгән инеш кебек. Бу татар теленә караш тәрбияләү, телебезне зәвык белән аңлау өчен бик әһәмиятле.
Дөрес, әтинең Венгриядә китабы басылып чыгу үзенә күрә бер фурор ясады. Шулай ук берничә әсәре, Төркиядә басылып, бөтен төрек җәмәгатьчелеген гаҗәпләндерде. Моннан тыш, рус телендә дә яхшы тәрҗемәләре дөнья күрсен дип теләр идем. Дөнья күләменә чыгу өчен, инглиз теленә тәрҗемә итәргә кирәк. Монда кыенлыклар җитәрлек. Минемчә, ул –  чын мәгънәсендә дөньякүләм танылырлык язучы. Моны мин аның улы буларак кына түгел, ә татар кешесе буларак та әйтә алам.
– Аяз Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога!» романын венгр теленә тәрҗемә иткән язучы Арпад Галгоци быел мәрхүм булды. Аның гаиләсе белән әле дә аралаша-
сызмы?

– Арпадның китүе безнең өчен зур югалту булды, чөнки ул үзенә күрә безне әти белән ялгап торган бер шәхес иде. Әтинең яшьтәше, икесе дә 1928  елгы. Кыяфәт ягыннан, акыл ягыннан, үз-үзен тотышы ягыннан алсак та гаҗәеп кеше иде – зыялы, зәвыклы. Ул кыска гына вакыт эчендә чын мәгънәсендә якын туганыбыз кебек булып китте. Хәзер дә җылы итеп искә алабыз. Аның гаиләсе белән һәрвакыт  кызыксынып, гомумән, Венгриядә яшәүче милләттәшләребез белән дә аралашып торабыз.
ӘНИ – ӘТИНЕҢ КҮЛӘГӘСЕ ТҮГЕЛ
– Татар язучылары һәм хәтта әдәбият сөючеләр арасында дип әйтер идем, Нәкыя апага сокланмаган кеше бармы икән. Ул – Аяз абыйның дәвамы кебек, аның эшен, мирасын саклау һәм халыкка таратуда күп көч куйган ханым. Гаиләдә Нәкыя апа нинди кеше иде? Ике көчле кеше бер казанга ничек сыя алды?
– Безнең әни кебек кеше юктыр дөньяда! Әйе, икесе дә – шактый катлаулы, нык холыклы кешеләр. Бездә бер дә «савыт-саба шалтырамый» иде, чөкердәшеп кенә яшәделәр, дисәм, беркем дә ышанмас. Тормыш булгач, төрле чаклар була.
Әти дә иҗат кешесе бит инде, кызып китә торган холкы да бар. Аның лагерьларда утыруын да онытырга ярамый, ул да аның холкына күпмедер йогынты ясаган. Нәсел ягыннан карасаң да,  күтәрелеп бәрелүчәнлек күзәтелә. Бик эмоциональ нәсел. Әни дә – бик көчле, бик мөстәкыйль кеше. Эше җаваплы:  рус мәктәбендә татар теле укыта иде. Ул вакытта татар теле перспективалы тел саналмады. Әмма әни эшендә дә, гаиләдә дә үзен куя белде. Ул бүген дә, кайвакыт искә төшереп, без ничек аның белән яши алганбыз икән дип әйтеп куя.
Әмма алар бер-берсен аңлап яшәделәр. Монда бер-береңне ихтирам итү дә, ярату да, бер-береңне аңларга тырышу да роль уйный торгандыр. Шул ук вакытта әни булмаса, Аяз Гыйләҗев тә булыр идеме икән. Әни аның күләгәсендә генә яшәде дип әйтеп булмый. Чөнки аның да әтине формалаштыруда өлеше бик зур. Аңа шартлар, иҗатына караш тудыру, теләктәш булу. Ул һәрвакытта да әтинең бөек шәхес икәнен аңлап, аны олылап яшәде. Гаилә иминлеген сиздермичә генә үз кулларына алып, аны җил-яңгырдан саклап килде.
БАЛАЛАРЫҢ ТЕЛЕҢНЕ БЕЛМИ ИКӘН – ГАИЛӘҢДӘ АБРУЕҢ ЮК
– Гыйләҗевләр гаиләсендә татарлыкны саклап калуның рецепты нинди?
– Мине хәзер бернәрсә борчый: чеп-чи татар авылларында да урамда балалар русча сөйләшеп йөриләр. Питрәч районының Кызыл Яшьләр дигән авылында йортыбыз бар. Бу авылда минем һәм Мансурның оныклары татарча сөйләшә, башка балалар татарча аралашмый. Бер яктан – шатлык, икенче яктан– борчу. Безнең заманда әти-әни белән русча сөйләшеп кара син! Минем гаиләдә дә шулай, балаларым татарча камил сөйләшә. Балаларыңны үз телеңдә аралашырга өйрәтә алмыйсың икән, димәк, синең гаиләдә абруең юк.
Ә рецепт бик гади. Бары үз-үзеңне ихтирам итү кирәк. Үз-үзеңне ихтирам итсәң, телеңне дә, тарихны да хөрмәт итәсең. Үз-үзеңне ихтирам итмәсәң, битараф булып каласың да, җил сине кая борып җибәрә, шул якка очасың. Дәүләт мөмкинлек тудырмый, мәктәптә укытмыйлар, бөтен бала русча сөйләшә, тегеләй-болай дип, зарланып кына утырудан мәгънә юк, иң мөһиме,  үз-үзеңне ихтирам ит!
– Күптән түгел шушы темага милли мәгариф, тел мәсьәләләре буенча Мәгариф министрлыгы, мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл дә уздырган идек. Ничек уйлыйсыз, дәүләт күләмендә хәзерге шартларда туган телебезне саклау, яшь буында ихтыяҗ тудыру өчен нишләргә кирәк?
– Бәлки, бу гомуми сүзләрдер, шулай да дәүләт күләмендә иң әһәмиятлесе: үзебезнең милләт белән горурлану хисе формалаштыруны максат итеп куярга кирәк дип саныйм. Бездә ул юк. Кызганыч, күпчелегебез үз-үзебезне ким күреп, түбәнсенеп яши. Ә без башка халыклардан ким түгел. Югарырак та, өстен дә түгел, әмма шул ук вакытта түбән дә түгел. Безнең бу дөньяда, тарихта, башка халыклар арасында тоткан үз урыныбыз бар. Үткәннәребезне, тарихыбызны, шәхесләребезне ихтирам итә башласак кына, бу горурлык хисе өстенлек алачак. Әмма аны дөрес аңларга кирәк. Менә без бөек халык, безнең тел 14 тел арасында дип, арттырып, күпертеп түгел. Без күпертергә, мөнбәргә менеп, без татар теле өчен көрәшәбез дип кычкырырга яратабыз. Ә шул ук вакытта синең үзеңнең оныкларың татарча сөйләшәме? Горурлык ул сәхнәдән әйткән сүз генә булырга тиеш түгел. Ул – бик тирән процесс. Горурлык ул – башкаларны да ихтирам итү, ләкин үзеңне дә кимсетмәү. Бу – беркөнлек кенә эш түгел. Аны син үзең аңласаң һәм гомерең буе шул эшне алып барсаң, икенче буыннарга тапшырсаң гына, телгә караш үзгәрәчәк. Ә бу очракта безнең бурыч – агарту эшен алып бару. Бөтен нәрсәнең нигезендә буш сүз түгел, белем ятарга тиеш. Шуңа да максатыбыз – белем аша үз халкыңа карата горурлык тәрбияләү дип саныйм.

Фәния Лотфуллина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ