Логотип Магариф уку
Цитата:

Иске Шәйморзаның “Кояшкае” әти-әниләр ярдәменә таяна

Иске Шәйморзадагы “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне ата-аналар белән берлектә оештыруны тәрбия эшенең төп юнәлеше итеп саный һәм әлеге максатка ирешү өчен төрле ысуллардан файдалана.

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк “юл әлифбасы”н өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең изге бурычы.

Гаиләдә әхлак тәрбиясенең нигезе салына. Балалар бакчасы – гаиләдән башка, ә гаилә балалар бакчасыннан башка яшь буынны тәрбияләү өлкәсендәге катлаулы бурычларны үти алмый. 

Безнең бакчада ата-аналар җыелышлары уздыру фикер алышу, киңәшләшү һәм тәкъдимнәр кертү белән үрелеп алып барыла. Алар төрле формада уза: җыелыш-диспутлар, эшлекле уеннар педагогик кунакханә, төрле ярышлар, спорт яратучы гаилә, семинар-практикумнар. 

Гаилә белән бергә үткән бәйгеләрдә балалар да бик теләп катнаша, үзләренең актив булуларын, эш эшләргә сәләтле икәнлекләрен күрсәтәләр.  “Без акыллы, дус һәм көчле”, “Әтием – горурлыгым”, “Адымнар нык, юллар имин булсын”,  “Кызыл. Сары. Яшел” дигән күңелле чараларда җырлыйлар, бииләр, әкият һәм   шигырьләрне сәхнәләштерәләр. 

Әти-әниләр һәм балаларның кул эшләнмәләреннән төрле күргәзмәләр оештыру иҗади эшчәнлеккә этәрә, кызыксыну уята. Әти-әниләрнең балалар бакчасы эшчәнлегендә катнашуы ике як өчен дә файда гына. Балалар үзләренең әти-әнисе белән горурланалар һәм тагын да ныграк хөрмәт итә башлыйлар. Бакча эшләрендә актив катнашкан гаиләләргә рәхмәт хатлары бирелә. 

Соңгы елларда балалар бакчасы тормышында ата-аналар белән эшләүнең күп кенә инновацион формалары барлыкка килде: проектлар методы, иҗат һәм сәламәтлек  почмагы, мәгълүмат технология коммуникацияләре. Шулай ук “Сакла.ру” сайтында әти-әниләр белән бергә төрле кроссвордлар чишәбез, уеннар уйныйбыз. 

Без һәммәбез дә ачык аңлыйбыз: кулга-кул тотынышып, дусларча аңлашып эшләгәндә һәм яшәгәндә генә бар авырлыкларны җиңеп, тормышка кирәкле булган буын тәрбияләп үстереп була. Без шуңа ирешербез дип уйлыйм.

Инга БАСЫЙРОВА, Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ