Логотип Магариф уку
Цитата:

IV Республикакүләм «Бистә шәле» хатын-кызлар кәсебе фестивале узачак

15 август көнне Балык Бистәсендә дүртенче тапкыр «Бистә шәле» республика хатын-кызлар кәсебе фестивале узачак. Фестивальдә катнашу өчен шәл бәйләү осталарыннан, фольклор коллективлардан гаризаларны 7 августка кадәр кабул итәләр.

Фестиваль берничә бәйгене колачлый. «Иң креатив шәл» бәйгесендә шәл бәйләү осталары катнаша, алдан гариза һәм конкурс эшен юлларга кирәк. «Мин дә шәл бәйләп үстем» дип исемләнгән осталык дәресләрендә әлеге җирлектән чыккан данлыклы кешеләр катнашачак, үз якташларын әнә шулай зурлыйлар биредә.

«Үзе аялыйм, үзем эрлим» дигән бәйгедә теләгән һәркем үз осталыгын сыный ала, ә «Шәл бәйлисем килә» дигән осталык дәресендә шәл тууның һәр этабы күрсәтеләчәк.

Татар халкы хезмәт куйганда рәхәт итеп ял итә дә, сыйлана да белә. Аккалфаклылар бистә кабартмасы белән сыйлачак. Районда эшләп килә торган «Капка төбендә», «Эх, гармуннар уйный белсәм...», «СПАС» проектларында күңел ачарга, җирле талант ияләренең иҗаты белән танышырга була.

Әгәр балалар белән килсәгез, аны  вакытлыча «Җәйге Алан»да калдырып була, биредә ул рәхәтләнеп уеннарда катнашып, бүләкләр отып, яңа дуслар таба ала.

Елдагыча, фестиваль азагында мәйданга рекорд зурлыктагы шәл чыгарылачак.

– «Бистә шәле» – районыбызның брендына әйләнде. Бәйрәм булуы гына түгел, ә үзебезнең җирлектә яшәүчеләрнең электән килгән кәсебе көнкүрешебезгә кайтуына сөенәбез, – ди Балык Бистәсе районы социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе Айгөл Вафина. – Көнкүрешебезгә дә кайтты, шул ук вакытта заманчалашты да. Йоннар кайтару, аны эшкәртү, шәлне сату хәзер җайлаштырылган бит.   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ