4 август 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казан остаз-мәгърифәтчеләрне берләштерде
3–5 август көннәрендә Казанда Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсе форумы уза.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
IV Республикакүләм «Бистә шәле» хатын-кызлар кәсебе фестивале узачак
15 август көнне Балык Бистәсендә дүртенче тапкыр «Бистә шәле» республика хатын-кызлар кәсебе фестивале узачак. Фестивальдә катнашу өчен шәл бәйләү осталарыннан, фольклор коллективлардан гаризаларны 7 августка кадәр кабул итәләр.
-
Яшь галимнәргә – торак
Татарстанның яшь галимнәре торак шартларын яхшыртуга грантлар конкурсында катнаша ала. Гаризалар 2026 елның 17 июненнән 14 сентябренә кадәр кабул ителәчәк.
-
Казанда Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр җәмгыятенең IV форумы старт алды
3 август көнне Казанда Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр җәмгыятенең IV форумы үз эшен башлап җибәрде. Биредә Россиянең 55 төбәгеннән килгән 100 гә якын педагог катнаша. Алар белем бирү темасына багышланган блоглар алып бара һәм социаль челтәрләрдә мәгърифәтчелек эшен актив үстерә.
-
Татарстан колледжларына 50 меңнән артык абитуриент гариза тапшырган
Татарстанның урта һөнәри белем бирү йортларында кабул итү кампаниясе дәвам итә. Абитуриентлардан инде 50 меңнән артык гариза килгән.
-
Татарстанда 30 август — Республика көне
Быел Татарстан Республикасы көне якшәмбегә, 30 августка туры килә. Бу көн төбәкнең җитештерү календаре буенча бәйрәм көне булып санала.




