Кайда? Кайчан? Нәрсә? (октябрь)
Республикада һәм төбәкләрдә.
Республикада һәм төбәкләрдә
• «Россиянең ел укытучысы – 2015» бәйгесенең Бөтенроссия этабы (Казан, 24 сентябрь – 3 октябрь)
• Сара Садыйкова исемендәге VIII төбәкара фестиваль-конкурсы (октябрь)
• Пермь краенда Татар мәгарифе көннәрен оештыру һәм уздыру (октябрь)
• Удмуртия Республикасында Татар мәгарифе көннәрен оештыру һәм уздыру (октябрь)
• Төмән өлкәсе Тубыл шәһәре һәм Башкортстан Республикасы Чишмә районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында «Туган телем – иркә гөлем» семинары (Балык Бистәсе, октябрь)
• Астрономия буенча Халыкара олимпиада (октябрь)
• «Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын бәяләү» темасына республика семинары (октябрь – декабрь)
• «Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә кую шартларында акыл үсеше артта калган балаларга коррекцион-үстерешле белем бирүне оештыру һәм тормышка ашыру үзенчәлекләре» темасына семинар (Яшел Үзәндәге VIII төрдәге 2 нче махсус (коррекция) мәктәбе базасында, октябрь – декабрь)
• Укучыларның Бөтенроссия иминлек интернет-дәресе (октябрь)
• Педагогик отрядларның республика фестивале (октябрь)
• Халыкара җәнлекләрне яклау көне уңаеннан «Балаларга җәнлекләр турында» дигән чара (ТР Милли музее, 4 октябрь)
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Милли музее мәгълүматлары буенча
Шәһәр һәм районнарда
Казан
• Уку дисциплиналары буенча норматив-хокукый база торышына бәйсез экспертиза уздыру (аудит) (сентябрь-октябрь)
• РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының заманча норматив-хокукый документлары нигезендә аттестацияне оештыруга бәйсез экспертиза: локаль актларга бәйсез экспертиза (октябрь – ноябрь)
• Аттестация узучы хезмәткәрләрнең аттестация материалларына экспертиза (октябрь – ноябрь, гыйнвар – февраль)
• «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче балаларның төп компетенцияләрен музей педагогикасы чаралары ярдәмендә үстерү» дигән темага проектлар презентациясе (октябрь)
• «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче балаларның коммуникатив күнекмәләрен формалаштыруның психологик-педагогик шартлары» дигән темага гамәли-юнәлешле семинар (октябрь)
Буа районы
• Укытучылар һәм Өлкәннәр көнен билгеләп узу (1–5 октябрь)
• «Наркотикларга каршы көрәш» акциясе (октябрь)
• «Киләчәккә билет» дигән темага сочинениеләр бәйгесе (октябрь)
• IX сыйныфта рус теле һәм математика предметларыннан төп дәүләт имтиханын сынау рәвешендә уздыру (октябрь)
• Татар мәктәпләре арасында «Каз өмәсе» дигән театральләштерелгән тамаша (октябрь)
• Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары (октябрь)
Мәгълүмат мәгариф идарәләренең рәсми сайтларыннан, җаваплы затлардан алынды.
Комментарийлар