Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан федераль университетында бюджет урыннары артачак

Казан федераль университетында 2024/2025 уку елында бюджет урыннары саны 199 га артачак һәм 7499 тәшкил итәчәк.

Бакалавриатка һәм специалитетка 4894 урын, магистратурага 2605 урын бирелгән. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илдә кабул итүнең контроль саннарын билгеләү конкурсы нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты узган ел белән чагыштырганда күбрәк бюджет урыннар алды. Узган ел безнең 7,3 мең урыныбыз бар иде. Максатчан квота буенча саннар апрельдә билгеле булачак», – дип сөйләде югары уку йортының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Александр Бибик.

Россия абитуриентлары өчен кабул итү кампаниясе башлану датасы  20 июнь булып кала. Әмма чит ил кешеләре өчен кабул итү кампаниясе узган елдагы кебек 1 мартта түгел, ә 1 апрельдә ачылачак.

«Без 1 апрельдән аерым конкурс кысаларында магистратурага керүче чит ил гражданнарын һәм Россия гражданнарын кабул итә башлыйбыз», – дип билгеләп үтте Бибик.

Барлыгы 2024/2025 уку елында Россия югары уку йортларында бюджет урыннары саны 620,5 мең тәшкил итәчәк.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ