Татар мәдәнияте үзәге ачылды
Кооператив институтта Милли мәдәният үзәге эшли башлады. Аны танылган журналист Флера Абдуллина җитәкләячәк. Бүген үзәк тантаналы рәвештә ачылды. Н.Ершов урамында урнашкан Казан кооператив институтынд...
Кооператив институтта Милли мәдәният үзәге эшли башлады. Аны танылган журналист Флера Абдуллина җитәкләячәк. Бүген үзәк тантаналы рәвештә ачылды.
Н.Ершов урамында урнашкан Казан кооператив институтындагы Татар мәдәнияте үзәгенә мәгариф, фән, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать әһелләре чакырулы иде. Бәйрәмгә Равил Фәйзуллин, Мирфатыйх Зәкиев, Хатыйп Миңнегулов, Индус Таһиров, Дамир Исхаков, Фәрит Уразаев, Нәҗип Нәккаш һәм Фарсель Зыятдинов, иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелды. Милли мәдәният үзәге концепциясе белән кунакларны югары уку йортының ректоры Алсу Нәбиева таныштырды.
Биредә музей да оешкан. XIX-XX гасыр Коръәне, шамаилләр, картиналары һәм фоторәсемнәр — барлыгы 60 экспонат һәм 20 репродукция бар.
«Күңелле, якты очрашу булды. Мондый милли мәдәният үзәкләре башка югары уку йортларында да ачылса, яхшы булыр иде. Казан кооператив институтында «100 татар» дип исемләнгән альбом-китап чыгарганнар. Анда татар милләтенең данлы уллары һәм кызлары турында мәгълүмат тупланган. Кол Гали, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, бүгенгеләрдән Индус Таһиров, Роберт Миңнуллин һәм башка зыялар турында белешмәләр табып була», – дип уртаклашты халык шагыйре Равил Фәйзуллин, ачылу тантанасыннан кайтканнан соң.
Милли мәдәният үзәгендә студентлар өчен татар теле курслары оештырылачак. Бүгенге көндә институтта 5 000 нән артык кеше югары белем ала.

Фото: kazan.ruc.su
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Ләйлә Фазлыева: «Сезнең иң зур байлыгыгыз - ул туган телегез».
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: «Сезнең иң зур байлыгыгыз — ул туган телегез».«Әлегә бер тел белеп, икенчесен өйрәнүче буларак, төгәл әйтә алам, сез беркайда да югалмаячаксыз, - диде «С...

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: «Сезнең иң зур байлыгыгыз — ул туган телегез».
«Әлегә бер тел белеп, икенчесен өйрәнүче буларак, төгәл әйтә алам, сез беркайда да югалмаячаксыз, - диде «Сәмрух» премиясен тапшыру тантанасындагы үз чыгышында Ләйлә Ринат кызы. - Бердәмлегегезгә сокланам».
Кичә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында «Сәмрух-2018» премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Быел премиягә 700 гә якын кеше дәгъва кылган.

Ландыш НӘСЫЙХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар