Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан лицее укучысы Никита Перов 54 нче Халыкара химия олимпиадасында алтын медаль яулады

Вахитов районының 131 нче номерлы лицее укучысы Никита Перов 54 нче Халыкара химия олимпиадасында алтын медаль яулады. Россия җыелма командасы составында барлыгы дүрт укучы чыгыш ясады, алар барысы да...


Вахитов районының 131 нче номерлы лицее укучысы Никита Перов 54 нче Халыкара химия олимпиадасында алтын медаль яулады. Россия җыелма командасы составында барлыгы дүрт укучы чыгыш ясады, алар барысы да югары дәрәҗәдәге бүләкләр алды.




Олимпиадада җиңү яулаган өчен Казан лицее укучысы республика бюджетыннан 150 мең сум алачак, ә аның укытучысы Булат Курамшин 75 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш, беренче урынны алган барлык укучылар ил бюджетыннан 1 млн сум күләмендә премия алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
54 нче Халыкара химия олимпиадасы онлай-форматта 10-18 июль көннәрендә узды. Аны Кытай Халык Республикасы оештырды.
Беренче Халыкара химия олимпиадасы 1968 елда узган. Бүгенге көндә интеллектуаль ярышларда дөньяның 70 тән артык иленнән мәктәп укучылары катнаша. Һәр илнең җыелма командасына дүрттән күбрәк булмаган сандагы укучы керә. Гадәттәгечә олимпиада ике турны үз эченә ала – теоретик һәм практик, диелә хәбәрдә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ