Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда беренче заманча керәшен киеме коллекциясе тәкъдим ителде

Казан Кремле территориясендә «Ялкын» журналы оештырган «Бик матур» проектының нәтиҗәләренә багышланган чара булды. «Бик матур» – яшүсмер кызларны стиль белән киенергә өйрәтә торган проект. Быел у...

Казан Кремле территориясендә «Ялкын» журналы оештырган «Бик матур» проектының нәтиҗәләренә багышланган чара булды. «Бик матур» – яшүсмер кызларны стиль белән киенергә өйрәтә торган проект. Быел ул образларны милли кием һәм аксессуарлар белән тулыландыруга юнәлдерелгән иде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә

Проектта керәшен заманча коллекциясен дә тәкъдим иттеләр. Оештыручылар бу коллекцияне «беренче заманча керәшен коллекциясе» дип атады. Коллекция керәшен җырчысы Татьяна Ефремова башкаруында «Бик еракта идек без» җыры астында күрсәтелде.
Брендның җитәкчесе Алексей Дмитриев коллекциянең нигә «Тарих» дип аталуын аңлатты. «Керәшен культурасына бәйле булган «Тарих» дигән бренд яшьләр өчен. Алар безнең киемнәрне киеп йөреп, үзләренең тарихларын онытмасыннар өчен. Бренд күбрәк урам стилендә», – дип таныштырды ул.
Заманча керәшен бренды «Тарих» кызлар һәм егетләр өчен. Алар чарада күпчелек урам стиле һәм көндәлек киемнәр тәкъдим иттеләр. Киемнәрнең күбесендә төп керәшен элементы – шакмак, база төсләр кулланылган. Брендның дизайнеры – Элина Якупова.
«Тарих» бренды – ул, беренче чиратта, комфорт, стиль, этник компонент барлыгы. Һәм, иң мөһиме, ул Татарстанда эшләнгән», – диде Элина Якупова.

Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ