Казанда «Буран» планы гамәлдә
Гидрометүзәк мәгълүматларына караганда, бүген Татарстан территориясендә аз күләмдә кар явачак, ә республиканың аерым районнарында буран фаразлана.
Көндез һава температурасы −2…−7 градус тәшкил итәчәк, ә республиканың көнбатыш районнарында урыны белән −15 градуска кадәр түбәнәюе ихтимал. Кичкә таба температура −7…−12 градуска кадәр төшәчәк, көнбатыш районнарда исә −20 градуска кадәр суыту көтелә.
Искәртеп узабыз, Татарстанда «Буран» планы гамәлдә. Шуңа бәйле рәвештә, бүген Казанда муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк. Моннан тыш, Казан мәктәпләрендә дәресләр дистанцион форматка күчерелде.
Фото: Гүзәл Закирова





Комментарийлар