Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Кави-Сәрвәр» операсының дөньякүләм премьерасы булды

«Кави-Сәрвәр» операсының премьерасы Казан үзәгендә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында гөрләп узды. Операның авторлары: композитор Миләүшә Хәйруллина, либреттоны язучы Айдар Әхмәдиев әлег...

«Кави-Сәрвәр» операсының премьерасы Казан үзәгендә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында гөрләп узды. Операның авторлары: композитор Миләүшә Хәйруллина, либреттоны язучы Айдар Әхмәдиев әлеге зур колачлы әсәрне яза башлаганда үз алларына репрессия елларында корбан булган һәм язмышлары җимерелгән кешеләрне аклау, аларның нинди коточкыч хәлләрдә дә кеше булып калуларын күрсәтүне максат итеп куялар.

Нахакка яла ягылып төрмәгә ябылган әдип Кави Нәҗми белән аның Себергә сөргенгә җибәрелгән хатыны Сәрвәр язмышы үзәккә алынып, чын мәхәббәт һәм идея хакына нинди зур сынауларны да уза алуларын күрсәткән әлеге опера. Операның музыкасы югары дәрәҗәдә язылган һәм шуңа да милли сәнгатебезнең йөзек кашы булачак әлеге әсәрнең кыйммәте бермә-бер арта.

Тамашачы премьераны аягүрә алкышлады. Татар операсының киләчәгенә зур өметләр барлыгын күрсәтте VIII  «Мирас» татар музыкасы фестивале кысаларында узган «Кави-Сәрвәр» операсы.
Айсылу ИМАМИЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ