Оештыручылар: "Кайсы милләттән һәм кайсы диндә булуына карамастан, чатырның ишекләре һәркем өчен ачык", - дип хәбәр итә. Чатырда 6 меңнән артык кешенең кунак булуын көтәләр. Әлеге күркәм чараны Кабан арты мәчете Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән оештыра. “Рамазан чатыры” 15 июльгә кадәр эшләячәк.
"Шәһри Казан" газетасы сайты хәбәрләре буенча.
Комментарийлар