Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Халыкара Коръән укучылар премиясе узачак

24 апрель көнне Камал театры сәхнәсендә Халыкара Изге Коръән премиясе узачак.

24 апрель көнне Камал театры сәхнәсендә Халыкара Изге Коръән премиясе узачак. Әлеге зур чара турында оештыручылар Ислам мәдәнияте музеенда узган матбугат конференциясендә сөйләде. Биредә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Коръән укучыларның Халыкара премиясен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Рушан хәзрәт Аббасов, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ренат Абянов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан мөфтие урынбасары Ришат хәзрәт Хәмидуллин һәм Татарстан Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясады.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббясов билгеләп үткәнчә, 2026 елда Казанның Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алу – ил өчен тарихи вакыйга. “Бу – Россия мөселманнары өчен зур горурлык. Без дә Татарстан әзерләгән киң программага үз өлешебезне кертергә булдык”, – диде ул.

Премия кысаларында Камал театрының зур сәхнәсендә Коръән укучылар бәйгесенең финалы узачак. Анда Индонезия, Малайзия, Йәмән, Катар һәм Төркиядән килгән биш финалист көч сынашачак. Аларның һәркайсы – үз илләрендә танылган, күпмиллионлы аудиториягә ия һәм абруйлы конкурслар җиңүчеләре. Быел Россиядән финалга чыгучылар булмаса да, ил вәкиле халыкара жюри составына кертелгән.

Оештыручылар ассызыклаганча, чараның максаты – Коръән уку осталыгын гына түгел, ә аның рухи-әхлакый кыйммәтләрен дә күрсәтү. Бәйге театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барачак.

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат хәзрәт Абянов сүзләренчә, мондый рухи-мәгърифәти проектлар күп еллар дәвамында үткәрелә, һәм әлеге традицияне башка мөселман илләре дә кабул иткән.

Нәтиҗәләр буенча өч җиңүче билгеләнәчәк, шулай ук тамашачы симпатиясе призы да тапшырылачак. Гомуми приз фонды 30 мең доллар (якынча 2,2 млн сум) тәшкил итә.

Чара кысаларында театр фойесында “Коръән дөньясы” дип аталган күргәзмә дә оештырылачак. Анда Коръәннең күпгасырлык тарихы, кулъязмалар, тәфсирләр, тәрҗемәләр һәм милли музей фондларыннан сирәк экспонатлар тәкъдим ителә. Күргәзмә бер ай дәвамында эшләячәк.

Чарага барлык билетлар да сатылып беткән, шуңа күрә оештыручылар туры трансляция дә оештырырга ниятли.

Әлеге премия Казанга “Ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы бирелү уңаеннан үткәрелә һәм еллык программаның башлангычы булып тора. Чараны Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Катар дәүләтенең вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Хөкүмәте һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә оештыра.

Автор фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ