Казандагы 155 нче гимназиядә экологлар җыены
Казандагы 155 нче татар гимназиясендә «Яшь буынның экологик культурасын формалаштыруда ил халыкларының бердәмлеге» шигаре астында XIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды.
Казандагы 155 нче татар гимназиясендә «Яшь буынның экологик культурасын формалаштыруда ил халыкларының бердәмлеге» шигаре астында XIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды.
Конференциядә 155 нче гимназия директоры Наил Фазылов, мәктәпнең фәнни консультанты, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Хөсәенов, география фәннәре кандидаты Нияз Биктимеров югары уку йортлары галимнәре, республика һәм башкалабыз мәктәпләренең төрле фән укытучылары, укучылар катнашты.
Конференция "Мәгариф" журналы белән берлектә уза. Баш мөхәррир Гөлүсә Закирова чарага килгән укытучыларны «Мәгариф» журналы тәкъдим иткән мөмкинлекләр белән таныштырды. Шушы чараны оештыручыларның берсе Җәүдәт Хөсәенов та укытучылар эшчәнлегендә журналларның әһәмиятен билгеләп үтте.
Чарада катнашучыларның мәктәпләрдә, югары уку йортларында укучыларда, дәрестән тыш эшчәнлектә балаларда экологик культура һәм патриотик хисләр тәрбияләү, ватанпәрвәрлек хисләр тәрбияләүдә орнитологиянең роле, туган тел һәм әдәбият дәресләрендә экологик тәрбиянең куелышы һәм башка темаларга чыгышлары тыңланылды. Экологик проблемалар, аларны чишү юллары хакында фикер алыштылар.
Конференциядә укытучылар үз проектлары һәм аны мәктәпләрдә тормышка ашыру ысуллары турында сөйләделәр, секциядә мастер-класслар, ачык дәресләр күрсәттеләр, укучыларга экологик тәрбия бирү мәсьәләләре каралды.
155 гимназиянең география укытучысы Гөлназ Ханнанова һәм башланшыч сыйныф укытучысы Ләйсән Камалованың «Экологик тәрбия һәм ил укучыларын берләштерү чарасы буларак, Россиянең төрле төбәкләренең кар катламын тикшерү буенча укучылар белән практик эш» башкарулары күпләрне кызыксындырды.
Адымнар-Казан мәгариф комплексының башлангыч сыйныфлар укытучысы Роза Фәйзрахманованың органик продуктлар белән туклану турында фикерләре дә кызыклы булды.
Яшь буынга экологик тәрбия бирү, аларда ватанпәрвәрлек хисләре формалаштыру бүгенге көндә актуаль булып кала. Бу фонда Казандагы 155 нче гимназия педагогларының экологик юнәлештә башкарган эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек.
Автор фотолары





Комментарийлар