Казанга "регби" килде
8-9 июль көннәрендә Казанда хатын-кызларның җыелма командалары арасында регби-7 буенча Европа чемпионаты үтәчәк. Гран-при сериясе буенча узучы әлеге ярышларда 12 илдән иң көчле командалар катн...
8-9 июль көннәрендә Казанда хатын-кызларның җыелма командалары арасында регби-7 буенча Европа чемпионаты үтәчәк. Гран-при сериясе буенча узучы әлеге ярышларда 12 илдән иң көчле командалар катнашачак. Арада Россия командасы да бар.
ТРның яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, спортчылар өчен барлык шартлар да булдырылган. Моны спортчылар үзләре дә раслый. Алар ярышлар узачак уен кырында тренировка үткәргән инде һәм, Казандагы шартларга бәя биреп, “Мондый югары таләпләргә туры килгән кырлар бик тә сирәк”, - диделәр.
Регби ул футбол спортының бер төре дисәң дә була. Бездә киң таралмаган, әмма Европада бик тә популяр.
Х.Шәйхетдинов: “Мәктәп спорт залына нинди инвентарь куелса, балалар шул спорт төренә тартыла. Футбол тубы бар икән, футбол уйныйлар. Баскетболныкы икән – баскетбол. Тренирлардан да күп нәрсә тора. Гомумән, чишмәләрсез елгалар барлыкка килмәгән кебек, эшне башлап йөрүче фанатларсыз да спорт төрләрен популярлаштырып булмый. Шулай да бүгенге көндә регби белән кызыксыну бар. Бу спорт төре белән Казанда 1200 кеше шөгыльләнә. Киләчәктә тагын да популярлашып китәр дигән өметебез бар һәм бу юнәлештә эшләр дә бара”, - диде.
Иртәгә башланачак ярышларга килгәндә, оештыручылар әйтүенчә, бар нәрсә дә әзер. Бары тик һава шартларының яхшы булуы гына кирәк.
Комментарийлар