Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ милли мәктәпләр өчен укытучылар əзерли башлый

Казан федераль университетында Татарстанның милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды. Бу хакта «Мәгариф» журналына уку йортында хәбәр иттеләр. Документлар 19 июл...

Казан федераль университетында Татарстанның милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды. Бу хакта «Мәгариф» журналына уку йортында хәбәр иттеләр. Документлар 19 июльдән 15 августка кабул ителә. 


«Бирегә укырга керергә теләүчеләр өчен татар телен камил дәрәҗәдә белү  төп шарт булып тора. Көндезге бүлектә уку вакыты биш ел, читтән торып уку бүлекләрендә алты ел. Көндезге бүлектә яхшы укыган студентларга 15 мең сум күләмендә степендия каралаган. Һәр юнәлеш буенча егерме бишәр бюджет урын бүленеп бирелә»,- дип белдерделәр иттеләр безгә.


1. Башлангыч белем бирү. Читтəн торып белем алу формасы  6 ел. Бердəм дəүлəт имтиханнарыннан җəмгыять белеме, рус теле һəм татар теле кирəк булачак.


2. Туган (татар) теле һәм əдəбияты һəм мəктəпкəчə белем бирү.


Бердəм дəүлəт имтиханнарыннан  җəмгыять белеме, рус теле һəм татар теле кирəк булачак.


3. Музыка һəм өстəмə белем бирү.


Уку вакыты  5 ел. Көндезге бүлектә белем алу формасы. Бердəм дəүлəт имтиханнарыннан җəмгыять белеме, рус теле һəм музыка кирəк булачак.


4. Математика һəм информатика. Уку вакыты - 5 ел. Көндезге бүлектә белем алу формасы. Бердəм дəүлəт имтиханнарыннан җəмгыять белеме, рус теле һəм математиканың профиль формасы кирəк булачак.


5. Тарих һəм җəмгыять белеме. Уку вакыты  5 ел. Көндезге бүлектә белем алу формасы. Бердəм дəүлəт имтиханнарыннан җəмгыять белеме, рус теле һəм тарих кирəк булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ