Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ студентлары Муса Җәлил һәм Рәхим Саттар шигырьләрен дөнья халыклары телендә укыды

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясендә Бөек Ватан сугышы чоры шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Рәхим Саттарның ши...

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясендә Бөек Ватан сугышы чоры шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Рәхим Саттарның шигырьләрен татар, рус, чуваш, башкорт, казах, төрек һ.б. телләрдә яңгыратты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Конференция шагыйрь-сугышчы Рәхим Саттарның тууына 110 ел һәм Муса Җәлил музей-фатирына нигез салуга 40 ел тулуга багышланган. Оештыручылар – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатиры. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән галимнәр мәңгелек темалар – батырлык, патриотизм, гражданлык позициясе турында фикер алыша.
«Җәлил укулары»ның Казан федераль университетында үткәрелүе традициягә әйләнде. Муса Җәлил иҗатын пропагандалауга безнең уку йорты галимнәре өлеш керткән: Нил Юзиев, Рафаэль Мостафин, Роберт Мөхәммәтов, Әбрар Кәримуллин, Тәлгат Галиуллин һ.б. Хәзерге вакытта университетта бөек шагыйрьнең бай мирасын өйрәнү буенча зур эш алып барыла», - диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Фәнни-гамәли конференциядә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлил кунакларны видеоэлемтә аша сәламләде. «Мин чыгышларның темалары белән танышып чыктым һәм аларның төрлелеге, кызыклы булулары сокландырды. Катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтемне, сәламемне җибәрәм», - диде ул.
Конференциянең ачылышы вакытында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләрен» һәм сугышчы шагыйрьләрнең кулъязма дәфтәрләрен чыгару хокукы Татарстанның документаль фонды сакчысы Лилия Гөбәева һәм Шамил Хаматовка бирелде. Алар аны Суворов училищесының иң яхшы тәрбияләнүчеләре озатуында чыгарды.

Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ