Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУны Мисырда да беләләр

КФУ һәм Мисырның Modern Group компаниясе Каһирәдә Казан федераль университеты филиалын ачып, аның эшчәнлеген оештыру турындагы килешүгә кул куйды. Әлеге филиал бу чит илдә үз эшчәнлеген яңа уку елынна...

КФУ һәм Мисырның Modern Group компаниясе Каһирәдә Казан федераль университеты филиалын ачып, аның эшчәнлеген оештыру турындагы килешүгә кул куйды. Әлеге филиал бу чит илдә үз эшчәнлеген яңа уку елыннан башлап җибәрергә җыена. Шушы мәсьәләнең хәл ителүен тизләтү максатыннан  КФУ делегациясе Каһирәдә эш сәфәре белән булып кайтты. Делегация составында КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова, тышкы элемтәләр буенча проректор Тимирхан Алишев, финанс эшчәнлеге буенча проректор Ришат Газизуллин,  мәгълүмат һәм элемтәләр департаменты директоры  Солтан Нуретдиновлар бар иде. Алар анда Мисырда КФУның филиалын ачуга кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр.
Визит кысаларында КФУның Каһирәдәге филиалында тормышка  ашырылырга тиешле медицина профиле юнәлешендәге укыту программалары структурасы һәм аны тормышка ашыру форматы, шулай ук уку процессын кадрлар белән тәэмин итү хакында фикер алышу булды. Сөйләшүләр барышында Каһирәдәге филиал белән университетның төп бинасы арасында цифрлы инфраструктураның тәңгәллеген тәэмин итүгә аерым игътибар юнәлтелде.
Африка континентында, шулай ук гарәп дөньясында Россиянең сыйфатлы мәгариф системасына ихтыяҗ елдан-ел үсә бара. Бу бигрәк тә күптән түгел булып узган Россия-Африка форумы барышында аеруча ачык сизелде. Әлбәттә инде, КФУ бу ихтыяҗны канәгатьләндерергә ике куллап әзер. Моннан тыш, әлеге филиал Африка континентында рус теленә өйрәтү үзәкләреннән берсе дә булачак.
Хәзерге вакытта филиалның уку аудиторияләрен һәм лабораторияләрен Россиянең белем бирү стандартларына туры китереп ремонтлау һәм аларны җиһазлау эшләре бара.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ