Укытучылар көне уңаеннан "МӘГАРИФ" һәм "ГАИЛӘ ҺӘМ МӘКТӘП" журналларының электрон версияләренә 15-20% ТАШЛАМА белән язылырга мөмкин
"Мәгариф" айлык иҗтимагый-педагогик, фәнни-методик гомумтатар журналы һәм мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлегенә йөз тоткан "Гаилә һәм мәктәп" журналы 5 октябрь - Халыкара укытучылар көне уңаеннан махсус ак...
"Мәгариф" айлык иҗтимагый-педагогик, фәнни-методик гомумтатар журналы һәм мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлегенә йөз тоткан "Гаилә һәм мәктәп" журналы 5 октябрь - Халыкара укытучылар көне уңаеннан махсус акция игълан итә.
Акциянең асылы шунда: бу журналларның электрон версиясенә 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен бүгеннән алып 31 нче октябрьгә кадәр ташламалы бәядән язылырга мөмкинлек тудырыла. Шушы вакыт эчендә сез "Мәгариф" журналына - 300 сумга (ташламасыз - 350 сум), "Гаилә һәм мәктәп" журналына - 200 сумга (ташламасыз - 250 сум) язылып калырга мөмкин.
Халыкара укытучылар көненә үзегезгә, коллегагызга яки яраткан укытучыгызга бүләк ясыйсыгыз килә икән, моннан да яхшырак бүләк таба алмассыз һәм һич тә үкенмәссез.
Комментарийлар