Хатыйп Миңнегуловның музее ачылды
Казан шәһәрендәге 11нче татар гимназиясендә Казан федераль университеты профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның музее эшли башлады. Биредә аның шәхси әйберләрен – кулъязмаларын, эш өстәлен, яз...
Казан шәһәрендәге 11нче татар гимназиясендә Казан федераль университеты профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның музее эшли башлады. Биредә аның шәхси әйберләрен – кулъязмаларын, эш өстәлен, язу машинкасын, шкатулкасын фотоларын, шахмат фигураларын, сәгатен, дипломнарын да күреп була.
![Казандагы татар гимназиясендә Хатыйп Миңнегуловның шәхси музее ачылды](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/4/19/45a43025432a199cbb56a854608d195d.jpg)
«Хатыйп абый музейга бик күп экспонатлар бүләк итте: әнисенең кулдан тукыган кызыл сөлгеләрен, туй сөлгесен, әнисенең яулыгын, орчыгын, самоварын бирде. Музеебыз бик матур, бай, тирән эчтәлекле. Иң мөһиме – музейны Хатыйп абый үзе дә ошатты», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә 11нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөләйха Хафизова.
![](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/53ec22caef81f51a50c39ad438d10859.jpg)
Музей «Дөньяда сүзебез бар» дип исемләнгән Хатыйп Миңнегулов исемендәге IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция кысаларында эшли башлады.
![](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/7f50f613b364a7287d97da01e5ec4c03.jpg)
«Ярты гасырдан артык гомер юлым Казан университеты бинасы белән бәйле. Газиз университетымнан беркая да китмәдем, бу минем өчен иң зур бәхет һәм дәрәҗә. Минем өчен иң мөһиме – студентларга белем, тәрбия бирү иде. Мин аларга һәрчак шәхес итеп карадым. Аларны тел, әдәбият белгечләре итеп кенә түгел, милләт өчен фидакяр итеп тәрбияләргә тырыштым. Без шәкертләребез белән горурланабыз», - диде Хатыйп Миңнегулов.
https://tatar-inform.tatar
Комментарийлар