Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләсе атнада Татарстанда +18 градуска кадәр җылы булачак

Киләсе атнада Татарстанда +18 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. Бүген республикада атмосфера фронты йогынтысында яңгыр ява, урыны белән боз явуы ихтимал.Шимбә, 10...

Киләсе атнада Татарстанда +18 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә
Бүген республикада атмосфера фронты йогынтысында яңгыр ява, урыны белән боз явуы ихтимал.

Шимбә, 10 сентябрь көнне, яңгыр булуы ихтимал. Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +1 дән +6 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава 11-16 градуска кадәр җылыныр.
Якшәмбе, 11 сентябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2 дән +7 градуска кадәр. Көннең якты вакытында +11, +16 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында, 12 һәм 13 сентябрьдә, республика территориясенә антициклон тәэсир итәчәк. Шуңа күрә явым-төшем мөмкинлеге аз. Төнлә температура +2 дән +7гә кадәр, көндез һава 15-18 градуска кадәр җылыначак.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ