Логотип Магариф уку
Цитата:

Көнләшүне ничек җиңәргә?

Һәр кеше бу дөньяга үз шатлыгы, үз язмышы белән туа. Һәркайсыбыз кабатланмас һәм бердәнбер. Әмма шулай да якыннарыбыз, туганнарыбыз, дус-ишләребезнең дә янәшә булуы безнең өчен бик мөһим. Кешегә бәхет...

Һәр кеше бу дөньяга үз шатлыгы, үз язмышы белән туа. Һәркайсыбыз кабатланмас һәм бердәнбер. Әмма шулай да якыннарыбыз, туганнарыбыз, дус-ишләребезнең дә янәшә булуы безнең өчен бик мөһим. Кешегә бәхетле булыр өчен кешеләр кирәк. Иң зур нигъмәтләрнең берсе – аралашу, дигән сүзләр дә хәдисләрдә теркәп калдырылган. Бер-беребез белән аралашып, дус, туган булып яшәүнең мөһимлеге бәхәссез.
Бердәнберме, туганнар беләнме?
Әмма төрле сәбәпләр белән кайчакта гаиләдә бер генә бала туа. Андый вакытта берүзе генә үскән балаларны иркәләнеп үсә дип тәнкыйтьләүчеләр  табыла. Бу сүзләрдә хаклык бар. Гаиләдә берүзе генә булган бала бар игътибарның үзенә юнәлгәненә күнегә. Әлбәттә, игътибарга тиенеп үсүдә иркәлекне генә күрү шулай ук дөрес түгел. Киресенчә, андый балада көнләшү хисе булмаячак, игътибарсыз калып, тискәре юлларга да кереп китмәячәк, дип плюсларын да күрсәтергә мөмкин. Менә әтием, әнием һәм мин, дип стрессларсыз гына да үсәчәк әле ул. Тик гаиләдә берүзе үскән бала бертуганнар арасындагы туганлык хисләрен беркайчан да тоймаячак. Эх, минем апам, йә абыем, йә энекәш-сеңелкәшем булсын иде, дигән күпме кешене беләм. Аларга бертуганнары җитми. Иң кызыгы шунда: гадәттә аларның үзләре корган гаиләләре ишле була. Үз балаларының бертуганнары күп булуына сөенеп туя алмыйлар. Бәхетнең шундый зурысын аеруча зарыгып көткән алар.
Гомумән, һәр гаиләдә күп булсын иде балалар. Әлбәттә, гаилә зуррак булган саен, җаваплылык та артачак, әмма ата-анага катлаулы тоелган мәсьәләләр алдында каушап, югалып калырга кирәкми. Һәр төеннең дә чишелеше бар.
Күп вакыт, икенче баланы алып кайтырга ниятләгән әти-әни, беренчесе бу хәлне ничек кабул итәр, көнләшү булмасмы, дип борчуга кала. Чыннан да, беренче баланың андый хисләр кичерәчәге шиксез. Чынлыкта,  ул әти-әнисеннән дә артыграк дулкынланып көтәдер әле яңа баланың тууын. Беренче баланың бит әле абый, йә апа булып караганы юк. Аның өчен бу – яңа халәт. Ул гаиләдә бердәнбер булып йөри-йөри дә, аннары кинәт кенә игътибар һәм яратуның чиге белән очраша. «Юк, мин үзем генә үсәм, миңа берәү дә кирәк түгел», – дип үрсәләнә башлый. Барысы да димим, ләкин күбесе шулай. Кыскасы, гаиләдә икенче бала тууына иң нык аптырашта калган кеше ул, әлбәттә, беренче бала.
Көнләшүне ничек җиңәргә?
Сине генә яраткан, сиңа гына әкият сөйләгән әти-әниең хәзер башка бер баланы үчтеки итеп сөя башлаячакмы? Бу хәлләр барысы да синең күз алдыңда булачакмы? Өстәвенә син дә ул яңа кешене яратырга тиешме? Кайда монда хаклык? Шушы җавапсыз сораулар белән каршы ала ул үзенең бертуган энесен йә сеңлесен. Ак биләүдә мес-мес килеп йоклап яткан сабый бу борчуларның берсен дә белми. Шуңа да ата-ана  бу очракта беренче балаларына аеруча игътибарлы булырга тиеш. Аңа көнләшү хисен җиңәргә ярдәм итәргә һәм яңа бәхеткә бергәләп сөенергә өйрәтү кирәк. Баланың әле зур кеше түгеллеген дә онытырга ярамый. Ярату хисенә булган беренче сынауны нәкъ шушында уза да инде ул. Киләчәктә туганнар арасындагы җепләрнең ныклыгы да, аларның бер-берсенә терәк була алулары да очрашкан беренче көннәреннән үк билгеләнә. Димәк, ата-анадан аеруча сак, дөрес мөнәсәбәт сорала.
Зур бала көнләшмәсен өчен таныштырган чакта иң беренче итеп аңа кечкенәсенең табан астын, аяк бармакларын күрсәтергә кирәк дигән ышану  бар халыкта. «Менә, кара әле, аның бармаклары нинди кечкенә, нәни борчак кебек кенә бит», – дип, башта бәбинең аякларын, аннары  гына  йөзен күрсәтү дөресрәк икән.
Һәр балага да аның да барыбер бердәнбер икәнен әйтеп торыгыз, һәр кешенең үзенчәлекле һәм кабатланмас булуын аңлап үссен ул. Шулай ук аның ярдәме кирәклеген дә тойсын. Бәби карашканда: «Син минем иң зур ярдәмчем», – дип, кечкенә генә эшләрне дә бергәләп башкарсагыз була. Ул чакта бала үзен артык итеп тоймаячак. Иң мөһиме: балалар үз туганнарын яратып, дус булып үссен, аларга бирелгән мәхәббәтнең, ике тапкырга, өченче бала тугач өч тапкырга күбәячәген аңласыннар. Беренче балага булган мәхәббәт телгәләнеп кимеми, яңа бала туган саен, гаиләдәге мәхәббәт тә, бәхет тә арта.
Айсылу ӘХМӘДИЕВА, психолог, дүрт бала әнисе:
– Гаиләдә яңа бала туу ул  – бик зур бәйрәм. Ләкин беренче бала өчен бу вакыйга стресс та алып килә. Консультациягә килгән ата-аналарның, ул безнең белән бергә шатланып көтә, эчне сыпырып кына тора, кечкенә бала белән тизрәк очрашырга тели, дип әйткәннәре бар. Ләкин бала әле гаиләгә кем кайтачагын тулысынча аңлап бетерми. Ул үзенә дус кайта дип белә. Ә яңа туган бала бер йомгак кына була, ул, күбрәк әнисенең күкрәгенә сыенып, үзенә зур игътибар таләп итәчәк. Шуңа да бу хәл – беренчесе өчен зур стресс, бигрәк тә 3–5 яшьлек балалар өчен зур тетрәнү булачак. Шуңа күрә олы бала кинәт кенә үзгәреп китә. Әле өч яшьлек чор кризисы, өстәвенә аны ашыга-ашыга балалар бакчасына урнаштыру да өстәлсә, хәл катлаулана гына. Гаиләдә психологик киеренкелек арта. Бу вакытта бала үсешендә регресс күренешләре башлана. Ул кинәт кенә яңадан имезлек суыра башлый, бәбиләр кебек сөйләшергә, агрессия белдерергә мөмкин. Шулай итеп, мин дә кечкенә, миңа да мәхәббәт кирәк дип исбатларга тели. Ата-аналар аптырап, югалып кала. Әмма әлеге хәлнең норма булуын аңларга кирәк. Психологиядә шундый фикер бар, балага икенче бала тууны кабул итү авыр булса, димәк, ул моңа кадәр бик яхшы тәрбиядә үскән, әгәр аңа баштан ук тәрбия җитмәгән булса, ул борчылу хисе кичермәс тә иде. Димәк, баланың үз-үзен болай тотышы, стресс кичерүе – нормаль күренеш. Ата-аналар төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел.
 Ата-анага үз-үзләрен тоту буенча төп киңәшләр:
* Син инде зур, үзеңне әйбәт тот, ни өчен шулай начарланасың, чыгып кит, комачаулама кебек сүзләрне бервакытта да әйтергә ярамый. Беренче балага чыннан да авыр, ул икенче балага ияләшсен өчен вакыт кирәк. Гадәттә, өч айда адаптация чоры үтә. Әгәр дә шушы вакыт аралыгында да ияләшә алмаса, һаман киеренкелек булса, психологка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
* Әти-әниләргә бер лайфхак-киңәш бирер идем: бала тудыру йортыннан чыкканда, зур балага бүләк алырга һәм, өйгә кайткач, менә синең энеңнән йә сеңлеңнән күчтәнәч дип тапшырырга кирәк. Бу үзенә күрә бер позитив юнәлеш биреп кую була.
Безнең гаиләдә дүрт бала. Үзебез дә өлкән балаларыбызга шулай бүләкләр ясадык. Үзем дүрт бала әнисе буларак, бу гамәлнең уңай ягы бар дип төгәл әйтә алам. Әле хәзергә кадәр олы балалар: «Әни, исеңдәме, миңа энем бүләк алып килгән иде», – дип әйтәләр.
* Уңай мохит тудыручы тагын бер эш ул – өлкән баланы кечесен карашканда ярдәмгә чакыру. Бала үзен кирәкле тояр. Шулай ук энесен йә сеңлесен сыйпап, кочаклап алганда тыймагыз, авырттыра күрмә дип куркытмагыз. Олы балагызны гел мактап, үссендереп торыгыз. Бу чорда тәнкыйть булмаска тиеш. Олы бала эшли алган эшләрне менә син үзең тәмләп ашый аласың, ә энекәшең әле бик кечкенә, ул кашык та тота алмый дип аерып күрсәтү кирәк. Тагын да мөһим бер факт: баланың хисләрен тыймыйча контейнерлаштырырга кирәк. «Син катлаулы хисләр кичерәсең, ачуланасың, әйе, мин сиңа әзрәк игътибар бирәм, тик хәзерге чорда шулай кирәк. Мин сине аңлыйм, сабыр итик», – дип кабатлагыз. Баланың хис-кичерешләрен кире кагарга ярамый. Аның хисләре белән ризалашып, кабул итеп тынычландырырга кирәк. Әгәр икенче бала туганчы, гаиләдә олы бала белән бәйле гадәтләр барлыкка килгән икән, мәсәлән: йоклар алдыннан китап уку, һавада йөреп керү, аларны өзәргә ярамый. Монда инде әтиләренең дә, әбиләренең дә ярдәме кирәк. Олы бала белән икәүдән-икәү генә сөйләшүләр дә булырга тиеш. Элеккеге кебек үк бер сәгать булмаса да, ярты сәгать кенә булса да, мондый аралашуларны дәвам итегез.
Айсылу Имамиева
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ