Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмара районында яңа хоккей мәйданчыгы ачылды

Кукмара районы Сәрдекбаш авылында барлык мөмкинлекләр дә тудырылган яңа хоккей мәйданчыгы ачылды. Әлеге күңелле вакыйга уңаеннан, авылга район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка кунаклар килде.  ...

Кукмара районы Сәрдекбаш авылында барлык мөмкинлекләр дә тудырылган яңа хоккей мәйданчыгы ачылды. Әлеге күңелле вакыйга уңаеннан, авылга район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка кунаклар килде.  
Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев турнирга килгән командаларга, авылда яшьләр спортын үстерүгә ярдәм иткән район һәм республика җитәкчелегенә, мәйданчыкны булдыруда үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.    
Шулай ук бу көнне мәгариф ветераны Мөзәкир Нәбиев истәлегенә ярыш уздырылды.
Уенда Сәрдекбаш, Аш-Буҗи, Купка, Чишмәбаш, Вахит, Нырья, Олыяз һәм Эзмә авылы (Саба районы) командалары катнашты. Турнир җиңүчеләре булып, Сәрдекбаш авылы командасы танылды. Икенче урынга – Эзмә, өченче урынга Купка авылы ия булды.
Фото: Pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ