Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарада VIII Бөтенроссия Айтматов укулары

Кукмараның 1 нче гимназиясендә VIII Бөтенроссия Чыңгыз Айтматов фәнни укулары булып узды.

Быел  ул бөек әдипнең 95 еллыгына  багышлап «Мәгарифтә остазлык: гражданлык-патриотик тәрбия бирүнең нәтиҗәле моделе» шигаре астында  оештырылды.

Чараның пленар өлеше районның мәдәният сараенда «Чыңгыз Айтматов  мирасы: киләчәккә караш» дигән темага багышланды. Монда әдип тормышы һәм иҗаты белән бәйле күргәзмә  эшләде, әдәби-музыкаль тамаша күрсәтелде һәм язучының иҗатына бәйле чыгыш-дискуссияләр  булды. Кукмарадагы Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче гимназиядәге  секцияләрдә фәнни укуда катнашучылар үзләренең эшләре буенча чыгышлар ясады, мастер-класс күрсәтелде. Быел Айтматов укуларында катнашырга теләк белдерүчеләр саны 60 тан артып киткән. Алар арасында республикабыз районнарыннан һәм Киров өлкәсе, Пермь крае,  Сверловск өлкәсеннән килгән укытучылар  бар иде.  

Альберт САБИР 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ