Логотип Магариф уку
Цитата:

Кыш бабайга ничә яшь?

Балаларны бүләк белән сөендерүче Кыш бабайга исә инде 2 мең яшь икән…

Балаларны бүләк белән сөендерүче Кыш бабайга исә инде 2 мең яшь икән. Башта ул бик усал һәм куркыныч итеп сурәтләнгән, тыңлаусыз сабыйларны капчыгына салып китә торган булган. Акрынлап ул мәрхәмәтлегә әйләнгән, бүләк бирә башлаган.

 

«ТурСтат» агентлыгы Россия Кыш бабайларының рейтингын билгеләгән. Популярлык һәм биләмәләрендә күпме турист булуын исәпкә алганда, беренчелеккә Великий Устюгтагы Дед Мороз (Суык бабай) чыккан. Безнең Кыш бабай аңардан азга гына калышкан. Исегезгә төшерәбез: Кыш бабаебыз Кар кызы һәм Шүрәле, аждаһа, Убырлы карчык, Алтынчәч кебек әкият геройлары белән бергә туристларны үзенең Арча районы Яңа Кырлай авылындагы биләмәсендә кабул итә.

 

Рейтингта Кыш бабайдан соң урыннарны карелларның Паккайне, удмуртларның Тол Бабай, мариларның Юшто Кугыз, чувашларның Хель Мучи, якутларның Чыысхан кебек Яңа ел символлары алып тора.

 

Безнең Кыш бабай чал сакаллы, мәһабәт карт кыяфәтендә сурәтләнсә, бөтен халыкларда да ул шундый түгел шул. Мәсәлән, финнарның Яңа ел символы – кәҗә тәкәсе, шуңа да аларның Кыш бабае – Йоулупуккиның исеме безнеңчә «Раштуа тәкәсе» дигәнне аңлата. Кипр Кыш бабаенең исеме  исә – Василий, аның Болгариядәге туганы – Дядо Мраз, Карелиядә – Паккайне, Казахстанда – Аяз-Ата, Чехиядә – Микулаш.

 

Кыш бабайның туган көне –18 ноябрьдә: нәкъ шул көннән аның ватаны Великий Устюгта чын кыш башлана. Кар кызы исә туган көнен 4 апрельдән 5 сенә каршы төндә бәйрәм итә. Аның ватаны булып Кострома өлкәсендәге Щелыково авылы санала: 1873 елда рус драматургы Александр Островский үзенең «Снегурочка» («Кар кызы») пьесасын нәкъ менә шушы авылда язган булган.

 

Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ