«Кыш могҗизасы» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалырга бары 2 көн вакыт калды!
Дуслар,«Кыш могҗизасы» бәйгесе азагына якынлаша. Иртәгә, ягъни 15 февраль – эшләрне кабул итүнең соңгы көне. Катнашырга ашыгыгыз!Бәйгедә гаиләгез, бакча яисә мәктәбегез белән катнашырга мөмкин.Моның ө...
Дуслар,«Кыш могҗизасы» бәйгесе азагына якынлаша. Иртәгә, ягъни 15 февраль – эшләрне кабул итүнең соңгы көне. Катнашырга ашыгыгыз!
Бәйгедә гаиләгез, бакча яисә мәктәбегез белән катнашырга мөмкин.
Моның өчен бары тик түбәндәге шартларны гына үтәргә кирәк:
— өй яки мәктәп ишегалдында кардан зур, матур бер сын ясарга;
— аның янында «Гаилә һәм мәктәп» журналын тотып фотога төшәргә һәм аны безгә юлларга (адресларыбыз үзгәрмәде: 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, а/т 47 яки gaila-mektep@mail.ru). Хатларыгызны «Кыш могҗизасы» бәйгесенә» дип тамгаларга онытмагыз.
Ә җиңүчене социаль челтәрдәге рәсми битебездә тавыш бирү аша билгеләячәкбез. Бүләккә – спорт кирәк-яраклары сатып алуга сертификат!

Оста куллы, бай фантазияле укучыларыбыздан килгән фото-күчтәнәчләрне алдык инде. Сездән дә көтәбез!
Комментарийлар